tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Кәрим Тинчурин истәлегенә бюст куелачак
Казанда Кәрим Тинчурин истәлегенә бюст куелачак

Казанда Кәрим Тинчурин истәлегенә бюст куелачак

Татар драматургиясе һәм театр өлкәсендә бик зур хезмәтләр калдырган Кәрим Тинчурин (1887-1938) истәлегенә Казанда бюст урнаштырылачак, төгәлрәге, ике бюст. Аның берсе К. Тинчурин урамындагы скверда булса, икенчесе К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының фойесында куелуы ниятләнә.

Бу хакта матбугат конференциясендә театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов хәбәр итте.

“Без Татарстан Министрлар Кабинетына Кәрим Тинчурин истәлегенә бюст булдыру һәм урнаштыру тәкъдиме белән чыктык. Иң элек республика Мәдәният министрлыгы тарафыннан әлеге бюстны ясаучылар арасында конкурс уздырылачак. Икенче елга сентябрь аенда Казанда үткәреләчәк К.Тинчурин исемендәге халыкара милли драматургия фестивале кысаларында, бюстны урнаштыру ниятләнә”, – диде ул һәм Казанда К. Тинчуринга багышланган бер генә бюст та булмавын әйтте.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*