tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда VI “Нәүрүз” халыкара онлайн-форумы тәмамланды
Казанда VI “Нәүрүз” халыкара онлайн-форумы тәмамланды

Казанда VI “Нәүрүз” халыкара онлайн-форумы тәмамланды

Казанда VI “Нәүрүз” Халыкара театраль-белем бирү онлайн-форумы тәмамланды. Тарихта беренче мәртәбә ул онлайн-форматта үтте. Форумда Россиянең 33 регионыннан БДБның 4 иленнән 700 кеше катнашты. Татарстан, Россия, Польша, Колумбия, Бразилия, Германиядән 19 педагог 90 лекция һәм практик дәресләр үткәрде. Дәресләрнең гомуми вакыты 135 сәгатькә сузылды. 

Бүген видеоконференция форматында үткән түгәрәк өстәлдә оештыручылар, педагоглар һәм форумда катнашучылар нәтиҗәләр ясады һәм дәресләрдән алган хис-кичерешләре белән уртаклашты.

«Мин форум буена, буш театр буйлап йөреп, модераторларның бүлмәләренә кереп, дәресләрнең ничек үтүен күзәттем. Шул мизгелләрдә театр идея, эмоцияләрдән ташыды. Форумны онлайн-форматта үткәрү турындагы баштагы шик-шөбхәләребез үзеннән-үзе юкка чыкты. Тере аралашу җитеп бетмәсә дә, форумның үтүе юкка булмавын тойдык», – дип фикерләре белән бүлеште форумның сәнгать җитәкчесе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

«Без VI “Нәүрүз” форумында катнашучыларының барысын да фикер алышу өчен түгәрәк өстәлгә кушылырга чакырдык. Без гадәттә моны театрның кече залында үткәрә идек. Быел да үткәрми кала алмадык, шуңа күрә, бу 9 көн эчендә күнегелгән гадәт буенча, онлайн-форматта җыелдык. Без Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, Президент Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Мәдәният министрлыгына, министр Ирада Хафизҗан кызы Әюповага безгә ярдәм иткәннәре өчен чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез», – дип нәтиҗә ясады “Нәүрүз” форумы директоры һәм Камал театры директоры Илфир Якупов.

“Нәүруз” форумы кысаларында, Халыкара театр институты (Юнеско), Сәхнә сәнгате өлкәсендәге югары белем челтәре МИТ/Юнеско канаты астында, Челтәрнең генераль директоры Тобиас Бианконе катнашында театраль тренингның яңа юнәлешләренә багышланган “Вызов разуму” Халыкара фәнни конференциясе үтте. Конференцияне үткәрергә рухландыручы, конференциянең сәнгать җитәкчесе һәм кураторы, Камал театрының күптәнге дусты, “Нәүрүзнең” даими педагогы – режиссер, сәнгать фәннәре кандидаты, театр педагогикасы буенча китаплар авторы, Германиянең AKT-ZENT/MIT Театраль тренинглар Институты сәнгать җитәкчесе Юрий Леонович Альшиц. Конференциядә Германия, Кытай, Швейцария, Румыния, Мексика,  Италия, Иордания, Сингапур, Колумбия, Гонконг, Польша, Россиядән (Татарстан) педагоглар һәм театр белгечләре катнашты. Конференциядә дөньяның 50 иленнән 350дән артык кеше катнашты, шуларның 200е россиялеләр.

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*