tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казандагы FINA паркы үз эшен башлый
Казандагы FINA паркы үз эшен башлый

Казандагы FINA паркы үз эшен башлый

24 июльдә “Казан-Арена” стадионында FINA паркы ачылды, һәм ул 16 августка кадәр эшләячәк.

Парк берничә зонадан гыйбарәт. Туклану зонасы 2,8 мең кв.метр мәйдан били һәм анда татар, рус, мари, чуваш хуҗалыклары, йорт кирәк-яраклары һәм кухнялары тәкъдим ителә.

Шулай ук паркта 2019 елда Универсиаданы кабул итәчәк Красноярск чатыры, сувенирлар һәм лицензияле продукция зоналарын күрергә мөмкин.

Моннан тыш, паркка күңел ачу зоналары эшли. Кунакларга һава тутырылган аттракционнар, лаундж-зона, спорт мәйданчыгы, балалар өчен уен станцияләрендә күңел ачу тәкъдим ителә.

Паркның сәхнә зонасы программасы, шәһәр халкы һәм чемпионат кунаклары өчен төп күңел ачу мәйданчыгы килүчеләрне мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү максатында, әзерләнгән. Чемпионатны уздыру көннәрендә паркта бөтендөнья дәрәҗәсендәге йолдызлар чыгышларын ишетергә-күрергә, шулай ук кунакларны Татарстан милли мәдәнияте белән таныштырырга мөмкин булачак.

Чемпионатны уздыру чорында паркка килгән казанлылар һәм кунаклар “Red Ribbon” халыкара җырчылар командасын ишетә алачаклар, “Jazz в усадьбе Сандецкого”, “Созвездие-Йолдызлык”, “Kremlin LIVE”, “Музыка веры” һәм башка зур фестивальләрнең гала-концертларын карау мөмкин булачак. Яшьләр өчен “Рок-волна”, “Энергия рока” фестивальләре, КВН командалары фестивале һәм башкалар кызык булачак. Паркка килүчеләрне милли традицияләр белән Татарстан Республикасы Халык музыка уен кораллары дәүләт оркестры, Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбле, филармония джаз-оркестры, фольклор музыка ансамбле һәм башкалар көтә.

Моннан тыш, “Сабан туе бизәкләре” татар фольклоры, “Каравон салават күпере” рус фольклоры, “Смена” заманча музыка фестивальләрендә катнашырга, Митя Бурмисторв, “Волга-Волга” ВИА чыгышларын тыңларга, “Мисс Чемпионат” матурлык һәм сәләт конкурсы, “Сәләт” көне, Мастерс” Чемпионатын ачу тантнанасы шаһитлары булырга мөмкин булачак.

Шулай ук, чемпионатның партнерлары һәм актив ярдәмчеләре булган оешмаларның павильоннарын да күрергә мөмкин.

Парк кунаклары чемпионатның спорт вакыйгаларын турыдан-туры трансляцияләүне күрә алачаклар. Моның өчен оештыручылар “Казан-Арена” стадионының Европада иң зур медиафасадын җәлеп итәчәкләр. Анда чемпионатны ачу һәм ябу тантаналары трансляцияләнәчәк.

Парк көн саен 12.00 сәгатьтән алып 22.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Программа кысаларында көн саен чаралар уздырылачак.

Паркка керү — бушлай.

“Татар-информ” МА мәгълүматы кулланылды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*