tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанга “Әлмәндәр варислары” җыела
Казанга “Әлмәндәр варислары” җыела

Казанга “Әлмәндәр варислары” җыела

16-17 февраль көнне Казан дәүләт мәдәният институтында II “Әлмәндәр варислары” Шәүкәт Биктимеров исемендәге Халыкара театр сәнгате фестивале узачак. Чара Татарстан Президенты карамагындагы Мәдәнияне үстерүгә ярдәм фонды, ТР Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт драма театры, “Әкият” Казан дәүләт курчак театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, В.Качалов исемендәге Казан академик рус зур драма театры, Казан Яшь тамашы театры, Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры, Татарстан Язучылар берлеге һәм Саба муниципаль районы ярдәмендә оештырыла.

Конкурсның максаты – балалар театр коллективларын барлау, коллектив әгъзаларын театр сәнгатенә җәлеп итү, аларның иҗат потенциалын үстерү.

Бәйгенең бурычлары:

  • милли драматургияне тарату һәм пропагандалау, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чараларында;
  • милли театр һәм театр традицияләре белән таныштыру;
  • яшь тамашачыларда сәнгати мәдәният һәм зәвык тәрбияләү;
  • иң яхшы башкаручылар һәм иң яхшы театр коллективларын ачыклау;
  • балалар коллективлары һәм аларның җитәкчеләренең иҗади сәләтләрен тормышка ашыруда булышу.

Конкурста драма театры, мимика һәм ишарәләр театры, курчак театры һәм нәфис сүз номинацияләре каралган.

Жюри составына Татарстанның күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре кергән. Жюрины ТР халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Илдар Хәйруллин җитәкли.

Конкурс кысаларында актерлык осталыгы, курчак театры, режиссура, сәхнә сөйләме һәм сәхнә хәрәкәте буенча мастер-класслар оештырылачак. Алар нәтиҗәләре буенча коллектив җитәкчеләреннә сертификатлар биреләчәк.

Җиңүчеләрне лауреат дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр көтә.

Искәртеп узабыз: узган ел бәйгегә Татарстан. Россия, шулай ук Төркмәнстан, Палестина, Колумбия һәм Вьетнамнан 70тән артык гариза алынган иде. Чит илдән килгән катнашучылар Тукай һәм Пушкин әсәрләрен оригиналда укыды.

Быел Россия төбәкләре һәм Якын һәм Ерак чит илләрдән кунаклар көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*