tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кәрим Тинчурин исемендәге  IX Халыкара милли драматургия театр фестивале уздырыла
Кәрим Тинчурин исемендәге  IX Халыкара милли драматургия театр фестивале уздырыла

Кәрим Тинчурин исемендәге  IX Халыкара милли драматургия театр фестивале уздырыла

30 октябрь — 6  ноябрь көннәрендә чираттагы Кәрим Тинчурин исемендәге  IX Халыкара милли драматургия театр фестивале үтәчәк.

Быел ул К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оешуга 85 ел һәм К.Тинчуринның тууына 131 ел тулуга багышлана. Фестивальнең программасында:

30 нчы октябрь – К.Тинчурин – “Соңгы әсәр”, спектакльнең режиссеры – Заһидуллин Р.М. – баш режиссер, РФ Атказанган артисты, ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры.

31 нче октябрь – Б.Сәләхов “Яратылмый калган ярлар” – спектакльнең режиссеры – И. Казакбаев – Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры.

1 нче ноябрь – Майоров-Шкетан Я. – “Эренер”, спектакльнең режиссеры – Алексеев Р. – баш режиссер, МЭР Халык артисты – М. Шкетан исемендәге Мари милли драма театры.

2 нче ноябрь – Р. Рәшидов – “Гуглахай”, спектакльнең режиссеры – Ибрагимов М.А. – О. Батырай исемендәге Даргин дәүләт музыкаль драма театры.

2 нче ноябрь – К.Тинчурин – “Сүнгән йолдызлар”, спектакльнең режиссеры – Гарипова Р.И. – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры.

3 нче ноябрь – Ф.Искәндәр – “Куяннар һәм буар еланнар”, спектакльнең режиссеры – Аргун М. – С.Чанба исемендәге Абхаз дәүләт драма театры.

4 нче ноябрь – У.Азим – “Таң сызылган җирдә”, спектакльнең режиссеры – Халмуминов А. – Үзбәк милли академия драма театры.

5 нче ноябрь – А.Гыйләҗев – “Кичер мине, җирем!” (“Өч аршин җир”) – спектакльнең режиссеры – Майнагашев Ю.М. – ХР Атказанган артисты, ХР Атказанган сәнгать эшлеклесе – А.М. Топанов исемендәге Хакасс милли драма театры.

6 нчы ноябрь – Ә. Еники – “Гөләндәм туташ хатирәсе”, спектакльнең режиссеры – Заһидуллин Р.М. – баш режиссер, РФ Атказанган артисты, ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының

матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*