tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Килен төшә, тура пешә”: “Ак калфак”лылар Чүпрәле районында җыела
“Килен төшә, тура пешә”: “Ак калфак”лылар Чүпрәле  районында җыела

“Килен төшә, тура пешә”: “Ак калфак”лылар Чүпрәле районында җыела

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы, Чүпрәле муниципаль районы һәм жирле “Ак калфак” татар хатын-кызлары филиалы белән берлектә агымдагы елның 28 август көнендә “Килен төшә, тура пешә” исеме белән үтүче күчмә утырышка чакыра. Әлеге чарада Татарстаннан һәм Россиядән 100 вәкил катнашуы көтелә.

Чара Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы жирлегендә үткәрелә. Чарада катнашучыларның татар милли киемнәрендә булулары мөһим.

 

“Килен төшә, тура пешә” исеме астында үтүче чараның

ПРОГРАММАСЫ

9.00-9.15 Чүпрәле районы чигендә кунакларны каршы алу. Габдулла Рахимкулов исемендәге Иске Шәйморза авылы мәдәният йорты “Сөмбелә” ансамбленең җырлы-биюле тамашасы.

9.30- 12.00 Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдиновның туган авылы, көрәшчеләре белән дан тоткан Кече Чынлы авылына сәяхәт.

Тулы Дан орденнары кавалеры Арсланов З.М. исемендәге мәктәптә:

  •  “Кунакларны каршы алу” фольклор күренеше.
  • Авылның данлы көрәшчеләрен һәм әниләрен тәбрикләү.
  • Күкрәкчә тегү буенча мастер-класслар: мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары белән.
  • Шәхси эшмәкәр Заббарова Рәйсә Мостафа кызы һәм улы Фәнилнең сөт эшкәртү цехында җитештерелгән продукцияләр күргәзмәсе.
  • Иртәнге чәй.

Мәдәният йортында:

  • Җиз самоварлар күргәзмәсе.
  • Килен сандыклары күргәзмәсе.
  • Кыз елату, кыз урлау, килен төшерү йолалары буенча театраль тамаша.

12.15-12.45 Шәхси эшмәкәр Хәйруллин Альфред Ихтирам улының җиләк плантациясе белән танышу

12.50-13.10 Россия герое, очучы Газинур Хайруллинның әтисе туган Алешкин-Саплык авылында “Дуслык таҗы” фольклор ансамбле белән танышу.

13.20-17.00 Район үзәге Иске Чүпрәле авылына сәяхәт.

Җәмигъ мәчете:

  • Экскурсия
  • “Мөнәҗәтләр уку” бәйгесенең җиңүчеләрен тыңлау.

Күптармаклы технологияләр техникумында:

  • тура һәм кәкәш пешерү буенча мастер-класслар.

Район мәдәният йортында:

  • Гармуннар төзәтү буенча мастер – класс.
  • Гармуннар күргәзмәсе.
  • Шәҗәрәләр күргәзмәсе.
  • Агачка бизәк кисеп ясау эшләре күргәзмәсе.
  • “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәме.

15.20-16.20 Пленар утырыш.

Кичке аш

17.00 Кунакларны озату.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*