tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсендә гармунчылар һәм көрәшчеләр көч сынашачак
Киров өлкәсендә гармунчылар һәм көрәшчеләр көч сынашачак

Киров өлкәсендә гармунчылар һәм көрәшчеләр көч сынашачак

Киләсе ял көннәрендә Киров өлкәсе Нократ Аланы (Вятские Поляны) шәһәре һәм районы татарларын күңелле ярышлар көтә.

22 февральдә Сосновка шәһәрендә бу якта инде даими үткәрелүче “Уйнагыз гармуннар” төбәкара конкурсы узачак. Аны оештыручылар арасында – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты да бар. Бәйге шартлары төрле яшьтәге кешеләргә катнашу мөмкинлеге бирә. Шулай ук конкурста үзешчәннәр дә, профессионаллар да катнаша ала. Баянчылар, гармунчылар, халык музыка уен кораллары ансамбльләре – барысы да ярышка чакырыла.

Шул үк көнне башланып, 23 февральдә дәвам итәчәк Нократ Аланы шәһәрендә татарча көрәш буенча төбәкара ярышлар оештырыла. Монда да оештыручыларның берсе – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты. Бәйге яшь һәм авырлык категорияләренә бүленеп үткәрелә.

Кечкенә Нократ Аланы шәһәренең үзендә генә дә 9 меңгә якын милләттәшебез яши, районның шәһәрчек-авылларында да – шул чама. Биредә татарларның мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы эшли, татар телендә “Дуслык” газетасы чыгып килә. Күптән түгел  әлеге газета хәбәрчесе Ш.Хәлимова  язмаларында Нократ Аланының уңай имиджын үстерүе  өчен өлкә җитәкчелеге исеменнән бүләкләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*