tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Коръән тәрҗемәләре (Шамил Закировның 75 еллыгына)
Коръән тәрҗемәләре (Шамил Закировның 75 еллыгына)

Коръән тәрҗемәләре (Шамил Закировның 75 еллыгына)

«Казан Кремле» Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы җәмәгать һәм театр эшлеклесе Шамил Зиннур улы Закировның (1945-2012) 75 еллыгына багышланган күргәзмә тәкъдим итә.

Күргәзмәдә Шамил Закировның коллекционер һәм бүләк бирүче буларак эшчәнлеге күрсәтелә. «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Шамил Закиров тарафыннан 2008 елда Кол Шәриф мәчетенә бүләк ителгән Коръән тупланмасы саклана, ул өйрәнелә, төрле күргәзмә проектларында тәкъдим ителә.

1995 елның 21 февралендә, Ураза гаете көнендә, булачак Кол Шәриф мәчетенә нигез ташы салынган көндә, Шамил Закиров мәчет каршында Коръән китапханәсен булдыру турында нәзер әйтә. Унөч ел буе ул максатчан рәвештә Коръәннең гарәпчә басмаларын һәм аның төрле телләргә тәрҗемәләрен җыя. Бу коллекциягә Коръән тәфсирләренә һәм Коръән гыйлемнәренә бәйле китаплар, шулай ук декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре һәм сувенирлар (шамаилләр, фарфор эшләнмәләр, Коръән текстлары белән бизәлгән әйберләр һ.б.) да өстәлә.

Шамил Закиров китапларны Казанда да, Камал театрының Россия, БДБ илләре һәм дөнья буйлап гастроль сәфәрләре вакытында да җыя. Шамил Закировның мондый шөгылен белгән дуслары аңа үз сәяхәтләреннән кызыклы басмалар алып кайталар. Кайбер китаплар якын һәм ерак чит илләрдәге ватандашлар тарафыннан бүләк ителгән.

Кагыйдә буларак мәчет каршында мәдрәсә һәм китапханә комплексы урнашкан була. Шамил Закиров та әлеге Коръән тупланмасын мөселман мәдәнияте традицияләрен дәвам итү максатында кулланырга уйлый. Риваятьләргә караганда, Урта гасырлардагы Кол Шәриф мәчете каршында бай китапханә булган. Шамил Закиров мәчет каршында оешачак китапханәгә лаеклы өлеш кертергә тели.

Мөселман библиофиллары традицияләрен дәвам итеп, Шамил Закиров «Кол Шәриф мәчете Коръән китапханәсе» мөһере ясата һәм үзе туплаган китапларга бу тамганы баса. 2008 елда Шамил Закиров коллекциясен «Казан Кремле» музей-тыюлыгына бүләк итә. Коллекция 613 саклану берәмлегеннән тора: 296 берәмлек Коръәннең гарәпчә текстлары, тәрҗемәләре һәм шәрехләре; 146 дини китап; 171 декоратив-гамәли сәнгать үрнәге һәм сувенирлар.

Коллекциядә Коръәннең хәзерге гарәпчә басмалары (66 данә) һәм тәрҗемәләре (230 данә) бар. Коллекциянең иң зур өлеше – Коръәннең Европа һәм көнчыгыш телләренә тәрҗемәләре. Күпчелек очракта тәрҗемә оригиналь гарәп тексты белән бергә бирелә.

Коллекциянең күп кенә басмаларында истәлеккә калдырылган язулар бар. Бу язулар буенча без Шамил Закировның китапханә төзү фикерен хуплаучылар исемлеген туплый алабыз. Алар арасында беренче чиратта Финляндия татар җәмгыяте вәкилләрен атап була.

Шулай ук татар зыялыларын да билгеләп үтәргә кирәк. Шамил Закировка Коръән бүләк итүчеләр арасында Марсель Сәлимҗанов, Туфан Миңнуллин, Йолдыз Исәнбәт, Фәрит Мөхәммәтшин, Зөлфәт Хәким, Фәнис Җиһанша, Әхтәм Сәетбаев (Кырым-татар театры режиссеры), рәссам Шәүкәт Сәйдамәтов, Рәшид Мостафин һәм башкалар бар.

“Казан Кремле” музей-тыюлыгы Шамил Закировка бу бүләге өчен рәхмәтле. Бу тупланма музей-тыюлык фондларын шактый баетты, һәм бу музейларга килүчеләрне заманча китап культурасы һәм ислам китап традицияләре белән таныштырырга мөмкинлек бирә. Күргәзмә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры ярдәме белән оештырылды.

“Казан Кремле” музей-тыюлыгының
Ислам мәдәнияте музее

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*