tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кошманда “Илһамият” төркеме артистлары концерт куйды
Кошманда “Илһамият” төркеме артистлары концерт куйды

Кошманда “Илһамият” төркеме артистлары концерт куйды

Тамашачылар концертны тын да алмыйча карады дисәм, һич кенә дә арттыру булмас. Сәхнә матур җырлар, тальян, баян, кубыз, курай моңнарына күмелде. Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова җырларын тыңлап үскән урта һәм өлкән буын кешеләре, яшьләр бу юлы да аның һәр чыгышын алкышларга күмде. Еллар узса да, үзе дә, тавышы да бер дә үзгәрми торган чибәр, тыйнак җырчыны, сәгатьләр буе җырласа да, мәңге тыңлап туймаслык.”Киек казлар”, “Туган җиремә” кебек җырларын халкыбыз күңелендә кабат яңартты ул.

Мәлки авылы кызы, Татарстанның халык артисты Лена Бичарина, дөнья капкалары бикле булган чакта да, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең башлап җырлаучысы буларак, чит ил сәхнәләрендә чыгыш ясаган җырчы. Үз репертуарындагы “Габдерәхим” көе, “Югалтмам сине”, “Соңгы сөю” кебек җырларын кошманлыларга да бүләк итте.

Татарстанның халык артистлары Фердинат Фәтхи, Фердинат Сәлахов, үзе гармунда өздерүче нәфис сүз остасы, егерме елдан артык мәшһүр җырчыбыз Әлфия Авзалова төркемендә конферансье булып эшләгән Әлифә Вәлиеваны тыңлап, күңелебезгә ял алдык.

Курайда уйнау остасы Рафинат Сәлахов, шулай ук оста баянчы, әлеге төркемнең администраторы Хәмит Сафин безне моң дәрьясына күмде.

“Илһамият” төркеме өлкән буын артистларын үз эченә ала. Ул 2014 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт филармониясе каршында Кадыйр Нуруллин идеясе белән оешты. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев һәм хәзерге Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның матди ярдәме белән эшләп килүче бу төркем артистлары элек тә Татарстан, Россия төбәкләре буйлап иҗади сәяхәттә йөрсә, хәзер дә шулай. Сәнгать – халыкларны берләштерүче зур тәрбияви чара ул, – диде Фердинат Сәлахов.

Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина авыл халкына күңелле ял сәгатьләре бүләк иткән артистларга тирән рәхмәтен белдерде. Бу кичне халкыбызның мәңге онытылмас җырлары яңгырады. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай әйкәндәй: “Чын, безнеңчә милли көй”!

Луиза Сунгатуллина
kaibicy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*