tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Көтеп алган балалар Сабантуе
Көтеп алган балалар Сабантуе

Көтеп алган балалар Сабантуе

Тубыл шәһәренең унбишенче этно-мәдәни компонентлы мәктәбендә мәктәп яшьтәге балалар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашында милли бәйрәмебез Сабантуе узды.

Шәһәр мәчетеннән Фәннүр хәзрәт Сабантуе кунакларын котлап тыныч күк йөзе, имин тормыш, күңелле һәм файдалы каникулларын үткәрүне теләде. Гореф-гадәт йолаларыбызны саклаучы укучыларга, киләчәктә дә изге эшләрен дәвам итүләрен теләп, бәйрәмгә фатиха биреп, догаларын юллады. “Кояшкай”лагерь балалары көче белән әзерләнгән бәйрәм программасын тамашачылар яратып карадылар, үзләре дә теләп катнаштылар.

Сабантуеның нәни тамашачылары теләп спорт ярышларында катнашып, уеннарда уйнап, призлар белән бүләкләнделәр. Укытучылар оештырган аркан тарту, капчык сугышында һәм башка күңелле аттракционнарда уйнап, алар рәхәтләнеп ял иттеләр. Биредә беренче мәктәп, лицей, балалар бакчаларыннан кунаклар катнаштылар. Аттракционнарны мәктәп укытучылары үткәрде, концерт программасын Тәнзилә Муртазина җырлар башкарып, матур алып барды.

«Кояшкай»исемле балаларны сәламәтләндерү лагерь җитәкчесе Нурилә Шамратова:”Бездә йөздән артык укучылар ял иттеләр. Тыгыз элемтәдә себер татар мәдәният үзәге белән эшләдек. Экскурсияләргә,”Табигатькә сәяхәт,”Осталар клубы”,”Экология утраулары”,”Рәсем ясыйбыз”,”Хәтер уртаулары”,“Талантар эзлибез”дип аталган уеннарны мәктәптә үткәрдек. Бездә ял итүче балалар бик теләп “Абрамка паркы”на килеп, яңадан –яңа матур табигатьнең үзгәрешләренә карап, кошларның сайрауларына сокланып, тыңлап, күзәтү алып бардылар.Себер татар мәдәният үзәгендә балалар өчен оештырылган программаларда катнаштык, шәһәрнең тарих һәм архитектура музеенда булдык. Июнь аенда безнең мәктәптә гөрләтеп Сабантуен үткәрү традициягә керде.

Милли бәйрәмебезне балалар түземсезлек белән көтеп алалар. Уеннарда катнашучыларга бүләкләр тапшыралар. Сабантуенда башка мәктәпләрдән, балалар бакчаларыннан балалар, мәктәпләр каршындагы җәйге ял лагерьларында ял итүчеләр киләләр. Милли бәйрәмебезнең традицияләре белән башка милләт балалары да таныша, алар бәйрәмдә актив катнашалар,”-дип сөйләде . Зур әзерлек белән оештырылган,сагынып көтеп алган балалар Сабантуе быел да матур үтте. Яңгыр да комачау булмады, балалар белән мәктәпнең спорт һәм этнозалында гореф-гадәтләрне барлап, милли уеннарда катнашып, күңелле үтте Сабантуе. Бу бәйрәм белән “Кояшкай” балаларны сәламәтләндерү лагерьның беренче сменасы йомгакланды.

Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*