tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Котлыйбыз
Котлыйбыз

Котлыйбыз

 

Күпләрнең яраткан җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закировка шушы көннәрдә генә ТР Президенты указы белән «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Шул уңайдан җырчы барлык иҗатташ дусларын, коллегаларын, туганнары бер табынга җыеп матур бәйрәм оештырды. Рөстәмне уңышы белән котларга бик күп дуслары җыелган иде.

Без җырчыны чын күңелдән әлеге мактаулы исемгә лаек булуы белән котлыйбыз. Иҗат уңышлары, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Рөстәм Закиров дигән җырчы – татар дөньясында иң кадерле, бай иҗатлы, яраткан җырчы. Шул уңайдан шагыйрь Дамир Гыйсметдиннең аңа багышланган шигырен тәкъдим итәбез.

Татарстан Республикасының халык артисты
Рөстәм Закировка

Җырлап барасың син гомер буйлап,
Арча ягы- туган бишегең.
Һич тә блат-сват аша түгел
Хезмәт аша килде исемең.
Агыла да, болыт агыла дип,
Кем җырлый соң синнән моңлырак?
Туфан әрнүләрен алган тавыш
Таулар аша килә тын гына…
Җырлы халкыбызның сандугачы,
Юатасың сынган күңелне.
Тол хатыннар хәтта концертыңа
Бер җыр өчен килә түгелме?!

Җор күңелле Рөстәм җырларында
Пошалымның чана-арбасы …
Шуңар атлар җигеп, халкым белән
Җырлый-җырлый алга барасы!.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*