tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Көзге Иртыш моңнары” фестивале татар конгрессына рәхмәтен белдерә
“Көзге Иртыш моңнары” фестивале татар конгрессына рәхмәтен белдерә

“Көзге Иртыш моңнары” фестивале татар конгрессына рәхмәтен белдерә

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм аның рәисе Ринат Закиров исеменә “Көзге Иртыш моңнары” XVII Халыкара фестиваль-конкурсны оештыру комитетыннан рәхмәт хатлары килеп иреште. Семейда 17 ел үткәрелеп килүче бәйгегә татар конгрессы һәрдаим теләктәшлек һәм ярдәм итеп килә. Быел 30-31 нче октябрьдә узган бәйгегә Казахстан өлкәләреннән, Новосибирски, Тубыл, Томски, Казан шәһәреннән катнашучылар килгән иде. Чираттагы фестиваль Казахстан Республикасы бәйсезлегенең 25 еллыгына, Семей шәһәрендәге мәдәният йортының 65 еллыгына һәм бу чараны уйлап табучысы, алыштыргысыз оештыручысы булып торган Габделхак Ахунҗановка 65 яшь тулуга багышланган иде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*