tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара иҗади бәйрәмгә әзерләнә
Кукмара иҗади бәйрәмгә әзерләнә

Кукмара иҗади бәйрәмгә әзерләнә

18 февральдә Татарстандагы Кукмара районы Мәдәният йортында “Салават күпере” иҗат берләшмәсе оешуга 50 ел тулу уңаеннан бәйрәм кичәсе үзачак.

Кунакларны рәссам Нурислам Галиевның картиналар күргәзмәсе каршы алачак. Якташ язучылар: Фоат Галимуллин, Шаһинур Мостафин, Газинур Морат, Заһид Мәхмүди, Рифә Рахман, Мәрзия Сәләхова-Мухина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Рәшит Бәшәр, Резидә Гасыймова, Таһир Исмәгыйлев Кукмара районында яшәп иҗат итүче язучылыр һәм шагыйрьләре, композиторлары белән берлектә иҗат кичәсе үткәрәчәкләр. Концертта “Кукмара кышы” татар җыры фестиваль-конкурсының төрле еллардагы лауреатлары да катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*