tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Курган өлкәсендә “Шигырьләр минем – тере шаһитлар” бәйгесе узды
Курган өлкәсендә “Шигырьләр минем – тере шаһитлар” бәйгесе узды

Курган өлкәсендә “Шигырьләр минем – тере шаһитлар” бәйгесе узды

15 февраль көнне Курган өлкәсендә – «Дуслык» – үзәгендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулуга һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Шигырьләр минем – тере шаһитлар” дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы үткәрелде.

Чараның төп максаты – патриотизм хисе, татар шагыйрьләренә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Барлыгы 4 яшьтән 16 яшькә кадәрге 14 бала катнашты. Рус (5 бала) һәм татар (9 бала) телләрендә шигырьләр сөйләделәр.

Үз номинацияләрендә иң яхшылар дип түбәндәгеләр танылды:

– «Муса Җәлил рус телендә»: Фидлер Дарьяна, Тенкачёва Луиза, Курманова Адэлина;

– «Муса Җәлил татар телендә»: Степных Евгений, Назмиев Ильназ, Назмиева Ляйсан, Галимова Рамина и Абсатарова Юлия.

Балаларга һәм оныкларга шигырьләр өйрәнергә ярдәм иткәннәре өчен укучыларыбызга, аларның остазларына – әти-әниләренә, әби-бабайларына рәхмәтемне җиткерәм.

Степных Дамира,

«Дуслык» татар-башкорт милли мәдәниятенең

Шадринск шәһәр иҗтимагый оешмасы үзәге директоры

(Шадринск шәһәрә Курган өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*