tatruen
Баш бит / Слайдер / Курган өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре үтәчәк
Курган өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре үтәчәк

Курган өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре үтәчәк

25-31 март көннәрендә Курган өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре үтәчәк.

Чаралар Курган өлкәсенең 6 районында: Целинный, Шумихинский, Альменевский, Сафакулевский, Шадринский, Шатровский районнарында һәм өлкә башкаласында оештырыла.

Программада татар сәхнәсе йолдызлары концертлары, җирле җитәкчелек, татар конгрессы бүлекчәләре активистлары белән эшлекле очрашулар каралган. Бу сәфәр вакытында Казан делегациясе Курган өлкәсендәге татар авыллары тормышы белән якыннан танышачак, ике якка да файдалы элемтәләр урнашуга өмет бар. ТНВ телеканалының “Татарлар” тапшыруының төшерү төркеме Курган татарлары турында кызыклы сюжетлар да төшереп кайтырга ниятләп тора.

Концертларда шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, җырчылар Равил Харисов, Ярамир, Фердинанд Фәтхи, Алсу Вәлиуллина, ЗөЛәйЛә төркеме, баянчы Булат Хисмәтов катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*