tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Курган татар мәдәнияте үзәгенә газ кертү мәсьәләсен өлкә хакимияте үз контроленә алды
Курган татар мәдәнияте үзәгенә газ кертү мәсьәләсен өлкә хакимияте үз контроленә алды

Курган татар мәдәнияте үзәгенә газ кертү мәсьәләсен өлкә хакимияте үз контроленә алды

Кургандагы татар мәдәнияте үзәге бинасына җылылык кертү мәсьәләсен өлкә губернаторы вазыйфаларын башкаручы Вадим Шумков үз контроленә алган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев әйтте.

Әлеге карар турында өлкә җитәкчелеге Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев белән эшлекле очрашуы барышында әйткән.

“Хәзер бинада татарлар өчен генә түгел, башка милләт халыклары өчен дә чаралар үтә, милләтара дуслыкны саклау өчен бу бик мөһим, – диде Шәйхразиев. – Әлегә исә бина белән бәйле зур мәсьәлә калды – газ кертү. Без губернатор вазыйфаларын башкаручы Вадим Шумковка мөрәҗәгать иттек. Ул Курган хакимиятенә әлеге мәсьәләне хәл итү бурычын куйды, аны үз контроленә алды”.

“Губернатор “Булышам!” дип әйтте. Бина янына газ инде килгән, хәзер җылылык кертү эшләрен башкарасы калды”, – диде Шәйхразиев.

Курган өлкәсе татарлары конгрессы җитәкчесе Марат Юнысов мәсьәләнең өлкә җитәкчелеге дәрәҗәсендә хәл ителүе Кургандагы татар җәмгыяте эшчәнлеген тагын да киңрәк җәелдерергә мөмкинлек бирәчәк дип саный.

  • Курган өлкәсендә 17 мең татар яши (1,9 процент). Биредәге татар мәдәният үзәге 1956 елда төзелгән ике катлы бинада урнашкан. Быел ул төзекләндерелде. Үзәк быел җәй Бөтенроссия авыл сабан туе кысаларында Татарстан хөкүмәте катнашында ачылды. “Хәзер татар мәдәни үзәгендә атнага ике тапкыр төрле милли чаралар уза”, – дип сөйләде Марат Юнысов.

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*