tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кутуй туган якларда
Кутуй туган якларда

Кутуй туган якларда

28-29 ноябрь көннәрендә Пенза өлкәсе Кузнецкий районының Татар Кынадысы һәм Кече Дәхтәрни авылларында татар мәдәнияте фестивале үткәрелде.

Каһарман шагыйрь Гадел Кутуйның тууына 115 ел тулу кысаларында узган бәйрәм чараларына Россиянең төрле төбәкләреннән кунаклар чакырылган иде. Алар арасында Татарстаннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милләтара багланышлар бүлеге башлыгы Гөлия Мусина, язучы һәм галим Өлфәт Закирҗанов, Татарстанның Габдулла Тукай исемендге дәүләт премиясе лауреаты шагыйрь Ркаил Зәйдулла, танылган шагыйрәләр Шәмсия Җиһангирова, Йолдыз Шәрәпова һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналы баш мөхәррир урынбасары Ирек Нигъмәтҗанов та бар иде.

Фестваль Кутуйның туган авылы Татар Кынадысында башланып китте. Кунакларга иң элек урта гомумбелем  мәктәбендәге өч музейны — каһарман шагыйрь Гадел Кутуй, Россия Герое Яфәс Җаффаров һәм, әлбәттә инде, Татар Кынадысы авылы музейларын күрсәттеләр. Мәктәп, авыл тормышы белән таныштырдылар. Гадел Кутуй туган нигез янында булдылар. Кичен мәдәният йортында Кутуй иҗатына багышланган «Герой, патриот, шагыйрь» исемле әдәби- музыкаль композиция күрсәтелде.

Фестиваль икенче көнне Кече Дәхтәрни авылында дәвам итте. 53 бала укыган һәм 46 бәләкәч тәрбияләнгән башлангыч мәктәп белән танышканнан соң, бәйрәм мәдәният йортында дәвам итте. Аның «Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил» дип исемләнгән өлеше Кутуй әсәрләре буенча әзерләнгән театральләштерелгән тамашалардан торы. Иң уңышлы чыгыш ясаган Дистән, Татар Кынадысы, Кече Дәхтәрни мәктәпләре укучылары һәм укытучыларына истлекле бүләкләр тапшырылды.

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*