tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күренекле шәхеснең юбилее
Күренекле шәхеснең юбилее

Күренекле шәхеснең юбилее

Тубыл шәһәрендә яшәүче күренекле шәхес, педагогика фәннәр кандидаты, доцент Клим Солтан улы Садыйков- 75 яшь туган көнен каршы алды. Юбилей чарасы себер татар мәдәният үзәгендә үтте. Клим Садыйковны шәһәр Дума рәисе Николай Зольников, өлкә Дума депутаты Татьяна Казанцева, мәдәният үзәге җитәкчесе Марат Шәрипов, өлкә, шәһәр иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, коллегалары, студентлары якын туганнары котладылар.

Клим Солтан улы Садыйков Сатылган мәктәбендә җиде классны тәмамлагач, Тубыл  шәһәрендә 15 нче урта мәктәптә белем ала,10 классны бетереп Штамал, Хуҗайлан мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Алдынгы карашлы, абруйлы укытучылар гаиләсендә тәрбия алган Клим әти-бабай, әни сукмагыннан алга бара. Ул Тубыл дәүләт педагогика институтына укырга кереп, уңышлы тәмамлап Яркәү, Тубыл район мәктәпләрендә укытучылык эшен дәвам итә. 1964-65 нче елларда Владивостокта чик сагында хәрби хезмәтен үтә. “Чик сакчылары”, “Хәрби флот отличнигы” күкрәк билгеләре белән бүләкләнә. Армиядан кайтып белемен арттыру максаты белән шәһәр комитеты каршында “Марксизм-ленинизм” университетының пропаганда факультетында читтән торып укый.

Бу дөньяда һәркемнең үз  юлы, үз сукмагы бар. К.С.Садыйков Тубыл районының Ермаково, Сатылган мәктәпләрендә, Тубыл шәһәренең 17нче мәктәпбендә  директор булып эшли, район мәгариф бүлегенең инспекторы вазифасын үти. Аның  хезмәт юлы дәрәҗәсе көннән-көн күтәрелә. Ул 1991нче елның сентябрь аеннан Тубыл пединститутының  татар теле һәм әдәбият бүлегендә өлкән  укытучы булып эшли.

Ул шәһәрдә иҗтимагый эшләрне дә алып бара:  Тубыл шәһәре һәм өлкә милли мәдәни автономия советы әгъзасе, Тубыл дәүләт педагогия институтында филология факультеты фәнни советының, факультетның укыту –методика комиссия әгъзасы буларак, бу юнәлешне дә уңышлы үтәп чыга. Хатыны Рауза Җәлил кызы уңган, булдыклы, иренә теләктәшлек белдереп торучы, ярдәмчел, мәктәптә  укытучы, Тубыл пединститутында  татар теле әдәбиятын укыту методикасы кафедрасында өлкән укытучы, студентларның педагогик практика җитәкчесе  төрле дәрәҗәдәге Министерство, облоно, районо,пединституттан бирелгән Мактау хатлары, грамоталар иясе, хезмәт ветераны, икенче дәрәҗә “Материнство”, “Мәгариф отличнигы” медальләре белән бүләкләнә. Бу матур гаилә биш егет тәрбияләп үстерә, хәзер инде оныкларны тәрбияләргә ярдәм итәләр. Клим Садыйков  – бала буларак ата-анасын хөрмәтли, зурлый белә, аларга карата ярату хисләрен саклый. Хатынының – тугрыклы, ягымлы, ярдәмчел тормыш иптәше; балаларының һәм оныкларының – кайгыртучан, сөйкемле  әтиләре, бабалары. Педагог фәннәр кандидаты  буларак эшендә гаять җаваплы, коллегаларына хөрмәт белән караучы, ярдәм кулын сузучы зат. Юбиляр үткән елларга әйләнеп карап, тормышындагы иң бәхетле, шатлыклы мизгелләрне искә төшерде. Кунаклар җылы котлау теләкләрен җиткерделәр.

Бу көнәннәрдә Клим Садыйков редакторлыгында “Ташлама, туган туфрагым” исемле Төмән өлкәсе себер татар язучылар берлегенең Тубыл бүлекчәсе авторларының яңа әдәби-публицистик җыентыгы дөнья күрде. Җыентык күренекле якташыбыз Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге әдәбият өлкәсендәге премиясе лауреаты Якуб Камали улы Зәнкиевның һәм себер татарларының 20 гасырдагы беренче шагыйре Булат Вәликә улы Сөләймановның якты истәлекләренә багышлана. Җыентык үз эченә Тубыл язучылары, шагыйрләре һәм публицистларының әсәрләрен кертә. Бу шатлыклы вакыйга-яңа китапның дөнья күрүе  юбилярның тырышлыгы белән башкарылды.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*