tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кыргызстанда татар музыкасын таныттылар
Кыргызстанда татар музыкасын таныттылар

Кыргызстанда татар музыкасын таныттылар

26 сентябрьдә Кыргызстан башкаласы Бишкекта татар музыкасын танытучы зур чара үтте. Ул Кыргызстанның экс-президенты Роза Отунбаева проекты булган “Музыка- халыкның җаны” фестивале кысаларында оештырылган иде.

Малдыбаев исемендәге милли консерваториянең зур залында үткән чарага Кыргызстанның элеккеге Президенты Роза Отунбаева, АКШ ның Кыргызстандагы илчесе Шейла Гуолтни ханым, Япониянең Кыргызстандагы илчесе Такаюке Коике әфәнде, Казахстан һәм Пакыстан илчеләре, РФ нең Кыргызстандагы илчелеге киңәшчесе Алексей Мзареулов шәрәфле кунаклар буларак килделәр. Әлбәттә, кичәгә җирле татарлар, шәһәр халкы, мәктәп укучылары вәкилләре дә җыелган иде.

Тамашачылар татарның визит карточкасы булган Сабантуй бәйрәме белән таныштылар. Көч сынашу, төрле күңелле ярышлар, җыр-бию, төм-том белән сыйлану – болар барысы да күрсәтелде. Кыргызстанда гомер сөрүче татарлар тарихы белән галимә Әнисә Бикбулатова таныштырды. Кыргыз милли консерваториясе мөгаллиме Фәрхәт Вәлиев татар пентатоникасы, татар көйләренең кытай, япон, тибет музыкаларына, блюзга охшаш булуы турында аңлатып сөйләде. Казаннан килгән кунак – танылган җырчы Гөлшат Имамиева иң матур моңлы татар җырларын башкарды.

Роза Отунбаева концертка югары бәя биреп, биредә без татар музыкасыннан, җырларыннан ләззәт  табып утырдык, матур итеп вакыт үткәрдек, татарларыбызның мәдәнияте хакында мәгълүмат тупладык. Без баедык – чөнки бүген ишеткәннәребез, белгәннәребез безне баета диде.

Чараның искиткеч матур үтүен билгеләп Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исеменә Бишкектагы “Туган тел” татар-башкорт мәдәнияте үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ульмаскуловадан Рәхмәт хаты килеп иреште. “Һәрдаим ярдәм итүегез өчен Сезгә рәхмәтебезне белдерәбез, Сезнең игътибарыгыз Кыргызстан татарларының абруен күтәрә”, – диелә әлеге хатта.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*