tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кызлар тавы гөрләп торды
Кызлар тавы гөрләп торды

Кызлар тавы гөрләп торды

Танылган җырчы Рөстәм Асаев Благовар районының Былышлы төбәгендә “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмен оештырды.
Былышлы төбәгендә яшәүче аксакалларның берсе Тәлгать Габидуллин хәтерләвенчә, үткән гасырның 60нчы еллары башында авылның иң матур урыны булып исәпләнүче “Кызлар тавы”нда ул чорда танылып кына килүче Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин, Зәки Мәхмүтов катнашлыгында зур концерт үтә. Шушы вакыттан соң җәйге айларда авыл бәйрәмнәрен нәкъ менә “Кызлар тавы”нда уздыру матур гадәткә әверелә. “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме дә якташларны биредә җыйды.
Районда иң эреләрдән саналучы Былышлы авылы бәйрәменә күрше төбәкләрдән, атап әйткәндә, Чишмә, Бүздәк районнарыннан да халык күп җыелды. Бу инде авылның бай тарихлы икәнлеге, биредә хәзерге чорда яшәүчеләрнең нәсел тамырлары киң тарал­ганлыгы хакында сөйли. Гомумән, Сарайлы, Сәйтәк төбәкләреннән торучы Былышлы татар дөньясында киң билгеле авыллар рәтендә. Моны авыл бәйрәмендә катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җибәргән Тәбрикләү хаты да раслый. “Былышлы төбәгеннән бик күп күренекле тарихи шәхесләр чыккан, алар милләтебезнең йөзек кашы булып тора, күпләре бүген дә Башкортстан һәм Татарстан халыкларына тугры хезмәт итә”, дип язган Рөстәм Нургали улы.
Авыл бәйрәмен ачу тантанасында Благовар районы хакимияте башлыгы Юрий Коземаслов, Русиянең Дәүләт думасы депутаты, нәсел тамырлары шушы төбәккә тоташкан Әнвәр Мәхмүтов, районның ветераннар оешмасы җитәк­чесе Рим Баһавет­динов катнаштылар. Былышлы авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Радик Габидуллин тәбрикләү чыгышында бәй­рәмгә тоташ авыл халкының ныклап әзерләнүен, моңардан күрше авылларның да читтә калмавын билгеләде.
– Әле Былышлы авылы биләмәсендә 549 хуҗалык исәпләнә, төбәктә бер меңнән артык кеше яши. Эшкә яраклы халык “Былышлы” агрофирмасында, 3 крестьян-фермер хуҗалыгында хезмәт сала. Гомумән, авыл биләмәсе төрдәшләре арасында районда иң төзекләр исәбендә. Социаль-көнкүреш объектларыннан авылларда мәктәп, балалар бакчасы, почта бүлекчәсе, фельдшер-акушерлык пункты, берничә кибет эшли. Авыл халкы, мал-туар асрап, бакчаларда яшелчә-җимеш үстереп, бик матур гомер кичерә, – диде Радик Тәлгать улы.
Төбәктә фидакарь хезмәт ветераннарын, уңганнарны, үрнәкле гаиләләрне хөрмәтли беләләр. Шушы уңайдан авылның күренекле кешеләре Риф Бәширов, Одер Маннанов, Тәлгать Габидуллин, Миңнеяр Насыйров, Әүхәт Ишмөхәммәтов, медицина хезмәткәре Зөмирә Әмир­хановага истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әйткәндәй, бәйрәм программасына ярашлы, сугыш һәм тыл ветеран­нарының зур төркеме дә бүләкләр алды. Төбәкнең иң өлкән кешесе – 97 яшьлек Хәмдия әби Шәриповага, Бөек Ватан сугышы яугире Рифхәт Мөслимовка, укытучы Ләйсән Еникеевага зур кадер-хөрмәт күрсәтелде.
Авылдашлар очрашуының мәдәни программасын шушы төбәктә туып үскән Татар­станның атказанган артисты, танылган җырчы Рөстәм Асаев чагу бизәкләр белән баетты, дип һич икеләнми әйтергә мөмкин. Әйткәндәй, ул быелгы авыл бәйрәменең төп оештыручысы да булып торды. Иҗатташ дуслары -Башкортстан һәм Татарстанның күренекле сәхнә осталары Хәмдүнә Тимергалиева, Илнар Гыйльманшин, Алмаз Хәсәнов, Вәиз Бәйрәмов, Илдус Вәлиев белән берлектә Гөлназ һәм Рөстәм Асаевлар дүрт сәгатьтән артык барган концерт күрсәтте.
Җыр-моң астында авылдашлар көне буе бәйрәм итте. Дистәдән артык бәйгедә, уеннарда тоташ авыл катнашты, дип әйтергә мөмкин. Сәхнә бер генә минут та буш тормады. Җырчы кунакларны анда авылның үзешчән сәнгать осталары алыштырды. Кичке якта исә “Кызлар тавы”н дуслык учагы, яшьләр дискотекасы, бәйрәм фейерверкы балкытты.
Республикабызда күренек­ле сәнгать эшлеклеләренең якташлары өчен оештырган җыр-моң бәйрәмнәре исемлеген, шулай итеп, Былышлыда Рөстәм Асаев үткәргән чара да тулыландырды. Моңа олы рәхмәтле якташлар бәйрәмнең киләчәктә күркәм гадәткә әвереләчәгенә чын күңелдән ышана.

Фәнүр Гыйльманов, Благовар районы
Материал “Кызыл таң” газетасыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*