tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Кызыл таң” гәзитенең лауреатлары бүләкләнде
“Кызыл таң” гәзитенең лауреатлары бүләкләнде

“Кызыл таң” гәзитенең лауреатлары бүләкләнде

Бүген, гәзитнең туган көнендә (99 яшь!), редакциядә “Кызыл таң”ның 2016 ел лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.

Ел дәвамында гәзиттә очерклары, публицистик язмалары, әдәби әсәрләре дөнья күреп, мөхәрририятнең һәм укучыларның югары бәясен алучыларга — әдәбият галиме, Казан университеты профессоры, “Кызыл таң”ның элекке журналисты Илдар Низамовка, шагыйрь Радик Хәкимҗановка, мәгариф ветераны Сәрия Сафиуллинага, “Сельские узоры” журналының баш мөхәррире Гыймалетдин Яруллинга, язучы һәм журналист Зәйфә Салиховага, “Кызыл таң”ның ветеран журналисты Фәрит Фаткуллинга — лауреат Танытмалары һәм акчалата премия тапшырылды.

Шагыйрь Рәдиф Тимершин, журналистлар Фәнүз Хәбибуллин, Илдар Фазлетдинов, Гөлнара Гыйлемханова, укытучы Диләрә Мөхәммәдъярова, Туймазыдагы 7нче мәктәп директорының урынбасары Зөләлә Хәсәнова баш мөхәррир призы белән билгеләнделәр.

“Кызыл таң” гәзите һәм “Тулпар” журналы корректоры Гүзәл Монасыйпова, Караидел районыннан малтабар Хәлимулла Гыйззәтуллин, “Чакмагышнефть” идарәсенең профсоюз комитеты рәисе Таһир Якупов, Дүртөйле шәһәренең 10нчы “Ләйсән” балалар бакчасы мөдире Рәйсә Хаҗипова, Куергазы районының Яңа Мораптал мәктәбе укытучысы Эльфира Вәлиева, Бәләбәй шәһәрендәге “Белпром” җәмгыяте директоры Шамил Шәмсетдинов, Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясе директоры Равил Идрисов, Уфа шәһәренең 65нче гимназиясе укытучысы Ләйсән Насыйрова, Уфа районының Дорогино мәктәбе укытучысы Зимфира Әхмәтова, Алексеевка мәктәбе укытучысы Резеда Хәмитова, Миловка мәктәбе укытучысы Дамир Дәүләтгәрәев, Уфаның 4нче мәктәбе укытучысы Лилия Кәримова, 64нче гимназия укытучысы Гүзәл Курамшина, Балтач районының Түбән Карыш мәктәбе директоры Рита Кәшфуллина, Благовар районының Кашкалаша мәктәбе директоры Хәлим Гыйльванов, Благовар районының Күчәрбай мәктәбе укытучысы Нәфилә Кәбирова “Кызыл таң” нәшриятының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Бүләкләү тантанасына җыелучыларны “Кызыл таң” нәшриятының баш мөхәррире-директоры Фаил Фәтхетдинов тәбрикләде. Ул гәзитнең тугры дусларына олы рәхмәтен җиткерде, киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә чакырды. Кунаклар, үз чиратында, гәзит хакында фикерләрен, җылы сүзләрен җиткерде.

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*