tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Кызыл якут микрофон” бәйгесендә җиңделәр
“Кызыл якут микрофон” бәйгесендә җиңделәр

“Кызыл якут микрофон” бәйгесендә җиңделәр

Төмән шәһәрендә “Кызыл якут (рубиновый) микрофон” ветераннар клублары һәм иҗтимагый оешмаларының үзешчән иҗат фестиваль-бәйгесе быел 9 мәртәбә үтте. Жюри әгъзалары чыгышларны 3 төркемгә бүлеп карадылар.

Шәһәрнең төрле мәдәният йорты каршында эшләүче 30 ансамбль арасында 31 ел сәхнәдән милләттәшләребезне матур, моңлы, шаян җырлары белән сөендереп торган “Дуслык” җыр ансамбле дә катнашып, 1 нче дәрәҗәдәге Лауреат исемен яулады. Һәм, гармунда рус, татар, башкорт бию көйләрен башкарып, махсус бүләккә лаек булган Әсмабикә Мирхәйдәрова белән Дамир Ульдановка 23 майда узган Гала-концертта чыгыш ясарга насыйп булды. Сайлау турын лаеклы рәвештә үтеп финалга чыккан бердәнбер татар төркеменең шундый уңышларга ирешүе – безнең өчен зур казаныш ул.

Белгәнебезчә, моннан 5 ел элек Хәким Мирхәйдәров җитәкләгән “Дуслык” халык җыр ансамбле әлеге бәйгедә Гран-при яулаган иде. Ә ансамбльнең 25 еллыгын бәйрәм иткәннән соң алар өлкә хакимияте, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе,“Орфей” мәдәният йорты ярдәме белән Казан шәһәренә барып “Яңа гасыр” каналы оештырган “Җырлыйк әле” телетапшыруында катнаштылар.

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*