tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Магнитогорскида рус хореографы Татьяна Суярко татар бию ансамблен оештырган
Магнитогорскида рус хореографы Татьяна Суярко татар бию ансамблен оештырган

Магнитогорскида рус хореографы Татьяна Суярко татар бию ансамблен оештырган

Чиләбе өлкәсе Магнитогорск шәһәренең «Татар рухы» дип аталган «Татарларның милли-мәдәният» оешмасында рус милләтеннән булган Татьяна Суярко исемле хореограф «Дулкын» татар бию ансамблен җитәкли башлаган. Бу хакта әлеге оешма вәкиле, ансамбль биючесе Нурия Мөхәммәдшина сөйләде.

«Безнең өлкәдә татар бию ансамбле бөтенләй юк иде. Өч ел элек ирем яшь чакларында бергә биегән, соңрак хореограф булып чирек гасыр Екатеринбург, Ханты-Мансийскида эшләгән Татьяна Суярконы татар бию ансамблен оештырырга чакырды. Ул туган шәһәренә кайтып, татар халык сәнгате буенча белем күтәрү курслары узып, „Дулкын“ бию ансамбле белән эшли башлады», – диде ул.

«Дулкын» – Магнитогорскида татар халык бию мәдәниятен саклаучы һәм танытучы бердәнбер коллектив. Чиләбе өлкәсе, төбәкара һәм халыкара бию бәйгеләрендә дә актив катнашып киләбез. Гаиләләре белән йөриләр», – дип сөйләде Нурия ханым.

«Татар биюен рус хореографы үстерә. Алай гына да түгел, ул коллективка татар халык костюмнарын үзе тегеп бирде. Хәзер татарча сөйләшергә өйрәнә, „Татарча диктант“ акциясендә дә катнашты. Тырыш хатын. Ансамблебезгә рус хатын-кызлары да йөри башлады, алар инде оныкларын да алып килде. Унбишләп әби йөри, күбесе 55-60 яшьлекләр», – диде Нурия Мөхәммәдшина.

Татьяна Суярко сүзләренчә, барысы өчен дә музыка этәргеч биргән. «Халык көйләре фикерләргә, иҗат өлкәсендә ачышлар ясарга илһамландыра. Милләт өчен тәрбия нигезләре бертөрле – игелек, дуслык, мәхәббәт һәм үзара ярдәмләшү», – диде хореограф.

Зилә Мөбәрәкшина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*