tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мамадышта Шәйхи Маннур премияләре тапшырылды
Мамадышта Шәйхи Маннур премияләре тапшырылды

Мамадышта Шәйхи Маннур премияләре тапшырылды

15нче гыйнварда күренекле якташыбыз Шәйхи Маннурның туган көнендә, аның 115 еллыгына багышланган истәлекле чаралар узды. Шәһәр үзәгендәге һәйкәле янында әдипне тантаналы төстә искә алдылар, чәчәкләр салдылар. Бәйрәм тантаналарының иң олысы район мәдәният йортында үтте. Фоейда Шәйхи Маннур иҗатына багышланган стендлар әзерләнгән.

Залда алма төшәрлек тә урын юк: укучылар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, әдәбият сөючеләр, җирле каләм тибрәтүчеләр җыелган. Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов якташыбыз Шәйхи Маннурны онытмаган өчен Татарстан Язучылар берлеге җитәкчеләренә рәхмәтләрен белдерде. Премиягә быел Сәгъдиев Рәдиф, Әбделманов Рәкит, Мәхмүтов Хуҗиәхмәт, Локманов Марат, Селеванова Людмила, Олыяз лицее лаек булды. Аларга лауреат дипломнары һәм акчалата премияләр тапшырылды. Гаять бай эчтәлекле кичә бер сулышта узып китте. Бер төркем кунаклар Шәйхи Маннурның туган авылы Тулбайдагы музей-китапханәсенә юл тоттылар, олы язучының эш бүлмәсен, үз акчасына төзеткән китапханәгә бүләк иткән китапларын кызыксынып карадылар. Аннан Шәйхи Маннурның каберенә зиярат кылдылар, чәчәкләр салдылар.

Районыбызның рухи остазы булган Шәйхи аганың якты истәлеге халыкның йөрәк түрендә саклануын дәвам итә. Мамадыш #әдәбимарафончылары да әлеге галиҗәнаб Китап тантана иткән вакыйгаларның үзәгендә кайнадылар.

Шәйхи Маннур исемендәге премия – күренекле татар язучысы Шәйхи Маннур (Шәйхелислам Фәрхулла улы Маннуров) исемендәге әдәби премия. 1981нче елда нигезләнгән. Балалар әдәбияты буенча елның иң яхшы әсәренә, яшь авторның теләсә кайсы жанрдагы күренекле әсәренә бирелә. Шулай ук бу бүләкне ел дәвамында иң югары күрсәткечләргә ирешкән колхозчыларга да тапшыру кирәк дип табылган. Шәйхи ага үзе исән чакта ук үз теләгендә әдәби бүләк бирүне оештыру мөмкинлеген белдергән. Шәйхи Маннурның вафатыннан соң Мамадыш районының «Чулпан» колхозы, Олыяз авыл Советы һәм Татарстан Язучылар берлеге аның исемендәге премия булдыру турында карар чыгара.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*