tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марс Шабаевның 80 еллыгына багышланган иҗади кичә узачак
Марс Шабаевның 80 еллыгына багышланган иҗади кичә узачак

Марс Шабаевның 80 еллыгына багышланган иҗади кичә узачак

15 ноябрь көнне Казанда, Татарстан Язучылар берлеге бинасында урнашкан Тукай клубында республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь, язучы һәм тәрҗемәче Марс Шабаевка (1933-2008) багышланган иҗади кичә узачак.

Күренекле шагыйрьнең тууына 80 ел тулу уңаеннан оештырылган әлеге кичәдә әдипнең әсәрләре яңгыраячак, ә язучылар үзләренең истәлекләре белән уртаклашачак. Чыгыш ясаучылар арасында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, Татарстан китап нәшрияты директоры Дамир Шакиров, Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев, нәфис сүз осталары Әлфинур Хисами белән Инсаф Абдулла, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, композитор Мәсгут Имашев булыр дип көтелә. Әдипнең хәләл җефете Роза ханым да мәҗлескә чакырулы. Кичәне «Болгар» радиосы ди-джейлары Илфар Кәримов белән Гөлназ Җиһангирова алып барачак.

Шагыйрь, прозаик һәм тәрҗемәче Марс Садри улы Шабаев 1933 елның 14 июлендә Татарстанның Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында укытучы гаиләсендә туа. Сугыш башланып, әтисе фронтка киткәч, сигез яшьлек Марс әнисенең күрше Усай авылында яшәүче бертуган апасы тәрбиясенә бирелә. 1949-1953 елларда Минзәлә педагогика училищесында урта һөнәри белем ала.

1953-1958 елларда Марс Шабаев – Казан дәүләт педагогика институты студенты. Институтның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, аның журналистика өлкәсендәге күпьеллык хезмәт эшчәнлеге башлана: 1958-1960 елларда ул Татарстан радиокомитетында әдәби-драматик тапшырулар мөхәррире, 1961-1964 елларда «Яшь ленинчы» газетасында әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире, аннары 1967 елның апреленә кадәр «Азат хатын» журналының җаваплы секретаре булып эшли. 1968-1970 еллар арасында «Чаян» журналында тәрҗемәче һәм Татарстан Язучылар берлеге карамагында чыга торган «Идел» альманахының җаваплы мөхәррире хезмәтен башкарганнан соң, 1970 елның көзендә Марс Шабаев Татарстан китап нәшриятына эшкә күчә, анда әүвәл баш мөхәррир урынбасары, ә 1972-1977 елларда баш мөхәррир һәм 1977 елның июненнән 1983 елның октябренә кадәр нәшриятның матур әдәбият редакциясендә өлкән мөхәррир хезмәтендә була.

1984-1991 еллар арасында Марс Шабаев профессионал язучы сыйфатында әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә, Татарстан китап нәшриятында аның берничә китабы басылып чыга. 1991 елдан башлап ул «Казан утлары» журналының җаваплы сәркәтибе, аннары гомеренең соңгы елларына кадәр бүлек мөхәррире вазифаларын башкара.

Шагыйрьнең шигырьләре көндәлек матбугатта узган гасырның илленче елларыннан күренә башлый. Беренче мөстәкыйль китабы – «Яңа җыр» – 1962 елда басылып чыга. Аннан соң алтмышынчы еллар дәвамында бербер артлы шигырьләре һәм поэмалары тупланган «Кына гөле» (1963), «Ашкыну» (1964), «Зәңгәр планетам» (1965), «Сине эзлим» (1966), «Әби-апа» (1967), «Гомерлек бәйрәм» (1968),«Ир-егет Идел кичәр» (1969) җыентыклары дөнья күрә.

Марс Шабаев проза, тәрҗемә өлкәсендә дә нәтиҗәле эшли. Ул – туган як табигатенең шигъри гүзәллегенә дан җырлаган «Салда сәяхәт» исемле повесть (1967) һәм байтак кына лирик хикәяләр авторы. Ә аның күпсанлы әдәби тәрҗемәләреннән Американың бөек гуманист шагыйре Уолт Уитменның «Үлән яфраклары» исемле күләмле шигъри китабы (1975) татар тәрҗемә әдәбиятында күренекле бер вакыйга буларак кабул ителә.

Соңгы елларда Марс Шабаев, шигърияттән берникадәр китеп, төп игътибарын тәрҗемәгә юнәлтә. «Җикән камыш», «Онытма» һәм русча тәрҗемәдә чыккан «Ищу тебя» исемле җыентыкларындагы шигырь һәм поэмалары өчен Марс Шабаевка 1976 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырыла.

Шагыйрь 2008 елның 22 февралендә Казанда вафат була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*