tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәктәпкә Илһам Шакиров исеме биреләчәк
Мәктәпкә Илһам Шакиров исеме биреләчәк

Мәктәпкә Илһам Шакиров исеме биреләчәк

Яз көне Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча, Илһам Шакиров истәлеген мәңгеләштерү турында тәкъдимнәр җыелды. Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай ис. премия лауреты исемен чишмә, урам һәм ял паркы йөртәчәге билгеле.

Күренекле татар җырчысы исемен Сарман районында урнашкан сәнгать мәктәбе йөртәчәк. Шулай ук Илһам Шакиров исеме әлеге райондагы бер урамга бирелер дип көтелә.

Илһам Шакиров туган район территориясендә һәйкәл яки сын урнаштырылачак. Чаллы – Сарман машина юлында тиздән стелла барлыкка киләчәк. Җырчының туган авылы  Яңа Бүләктә  аккан чишмә тирәлеге дә каралачак.

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*