tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәңгелек темаларны Кол Гали күтәргән
Мәңгелек темаларны Кол Гали күтәргән

Мәңгелек темаларны Кол Гали күтәргән

13 декабрь көнне Ислам мәдәнияты музеенда “Кол Гали. Кыссаи Йосыф” – мәхәббәт гимны” дигән күргәзмә ачыла. Күргәзмә “Кыйссаи Йосыф” поэмасы язылуга 780 ел тулу уңаеннан оештырыла.

Экспозиция татар халкының дөньяда тоткан роле, рухи тормышы хакында бәян итә. Атаклы шагыйрь-гуманист Кол Гали болгар-татар әдәби язуына нигез салучылардан санала. “Кыссаи Йосыф” поэмасында кешелекнең мәңгелек кыйммәтләре: яхшылык, эчкерсезлек, гаделлек сыйфатлары чагылыш таба. Кешеләр бәхете өчен корбан була алу, иман ныклыгы, халыклар арасындагы дуслык, ир белән хатын-кыз, ата белән бала арасындагы мәхәббәткә дан җырлана.

Музейда XVIII-XIX гасырга караган “Кыссаи-Йосыф” әсәренең сирәк кулъязмаларын һәм борынгы басма китапларын (1839-1917) күрергә мөмкин. Шулай ук биредә хәзерге заман эзләнүләр һәм поэма тәрҗемәләре, костюм, декорация элементлары, афиша, әлеге әсәр буенча спектакль һәм балет куюга әзерләнгән язмалар да урын алган.

Күргәзмәдә Татарстан урта һәм югары сәнгать уку йортларында белем алучыларның “Кыссаи Йосыф” әсәренә багышланган бәйгегә җибәрелгән рәсемнәре, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре дә урын ала. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне һәм катнашучыларны диплом һәм истәлекле бүләкләр көтә, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

“Кол Гали. Кыссаи Йосыф” – мәхәббәт гимны” күргәзмәсе Казанның Кол Шәриф музеенда урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда уза. Күргәзмә 13 декабрь көнне 15.00 сәгатьтә ачылачак.

Intertat

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*