tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә беренче тапкыр динара кинофестиваль узачак
Мәскәүдә беренче тапкыр динара кинофестиваль узачак

Мәскәүдә беренче тапкыр динара кинофестиваль узачак

8-11 апрель көннәрендә Мәскәүдә беренче тапкыр “Шаг навстречу” исемле динара кинофестиваль узачак. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасының матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

“Бу кинофестиваль әле беренче тапкыр уздырыла. Беренче тәҗрибә уңышлы булыр дип уйлыйм. Бу проектны оештыруыбызның төп максаты – төрле дини җәмәгатьчелек кешеләренең бер дәүләт формалаштырудагы ролен һәм өлешен күрсәтү”, – диде бу проектның җитәкчесе, идея һәм сценарий авторы Әхмәд Макаров.

Кинофестиваль кысаларында тамашачыларга 23 фильм күрсәтәчәкләр. Шуларның бишесе күренекле мөселман шәхесләренә багышланачак.

“Шушы биш киноның өчесе Бөек Ватан сугышына, берсе танылган сәясәтче, дипломат татар милләтеннән булган Кәрим Хәкимовка, берсе императорның шәхси конвоирлары булган кырым татарлары турында булачак”, – диде сценарий авторы.

Кинофестивальдә режиссер Зауд Мамирговның “Гордость императора”, Илдар Исламгуловның “Карим Хакимов – дипломат”, “Боль войны”, режиссерлар Әнвәр Аблязин, Эльмара Мостафинаның “Небо – стихия орлов”, Виктор Лопата һәм Тимур Булгаковның “Алиме” фильмнары күрсәтеләчәк.

Фильмнар Мәскәүнең Кино йортында, шулай ук Эйзенштейн һәм Шевченко исемнәрендәге китапханәләрдә күрсәтеләчәк.

Марат Мөбарәкшин

tatar-inform.tatar/news

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*