tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Мәскәүдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Мәскәүдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Бүген, 5 июль көнне, Мәскәүдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.

Чара 5-6 июль көннәрендә башкалада уза торган Татарстан Республикасы Мәдәният көннәрен ачты.

Мәскәү Хөкүмәтеннән тантанада Мәскәү шәһәренең милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе Виталий Сучков катнашты.

Татарстан Республикасыннан чарада Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура  рәисе Васил Шәйхразиев, Мәскәүнең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәрит Фарисов, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, Татарстанның халык шагыйрьләре-Равил Фәйзуллин һәм Гәрәй Рәхим, Габдулла Тукай шигырьләрен тәрҗемә иткән Венера Вәлиева, шулай ук Мәскәүнең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Равил Әхмәтшин үз чыгышында Мәскәүдә ел саен уздырыла торган Татарстан Мәдәнияте көннәрен татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга чәчәкләр салу тантанасыннан башлау күркәм традициягә әверелде, дип ассызыклады. Ул бөек татар шагыйре искә алырга килүчеләргә рәхмәт белдерде.

“Чыннан да, Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрен үткәрү күркәм традициягә әверелде. Без республиканың сәнгать осталары чыгышын көтәбез. Ә иртәгә Мәскәүдә күптән көтелгән Сабантуй узачак, анда татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә катнашачак. Уртак чаралар безгә киләчәктә дә Мәскәү туган йортыбыздагы бердәмлек һәм тынычлыкны ныгытырга ярдәм итәчәк», – диде Виталий Сучков.

Мәскәү Хөкүмәтеннән һәм Татарстан хөкүмәтеннән шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр кәрҗинләре куелды.

Кич белән башкалада Татарстан Мәдәнияте көннәре Мәскәү Халыкара музыка йортында республика сәнгать осталарының гала-концерты белән дәвам итәчәк.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*