tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә “Хәят” татар театр студиясе ачыла
Мәскәүдә “Хәят” татар театр студиясе ачыла

Мәскәүдә “Хәят” татар театр студиясе ачыла

8 февраль көнне Мәскәүдә “Хәят” татар театр студиясе эшли башлаячак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.
Киләсе җомгада, төгәл бер атнадан, театр студиясе ачык мастер-класс уздырачак.
“Хәят”тәге белем бирү программасы 4 дисциплинаны эченә алган. Болар: актерлык осталыгы һәм уен импровизациясе; сәхнәдә хәрәкәт һәм пластика нигезләре; сәхнә теле һәм ораторлык сәләте; тавыш “кую” һәм вокал.
Үзләрен иркен тотарга, халык алдында чыгыш ясарга өйрәнергә теләүчеләр, ана телендә, оялмыйча чыгыш ясарга, иҗат итәргә теләкләре булучыларны әлеге студиядә көтеп калалар.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*