tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Илһам Шакиров истәлегенә концертлар циклы оештырылачак
Мәскәүдә Илһам Шакиров истәлегенә концертлар циклы оештырылачак

Мәскәүдә Илһам Шакиров истәлегенә концертлар циклы оештырылачак

Ваһапов фестивале бөек татар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров истәлегенә багышланган концертлар циклын тәкъдим итә.

27 октябрьдә Мәскәүдә Союзлар йортының иң матур Колонналар залында «Илһам Шакиров истәлегенә» дип исемләнгән, татар мәдәниятенең тулы бер чорын чагылдырган легендар җырчы иҗатына багышланган тантаналы концерт була. “Китмә, сандугач”, “Идел буе каеннары”, “Әдрән диңгез”, “Ак калфак”, “Чулпан”, “Кара урман”, “Сарман” һ.б. яраткан җырлар Идрис Газиев, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Зөһрә Шәрифуллина, Илһам Вәлиев, Руслан Сәйфетдинов, Раяз Фасыйхов, Сиринә Зәйнетдинова, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Марат Яруллин һәм башкалар башкаруында «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры катнашында яңгыраячак. ⠀

Бу искиткеч матур тавышлар, матур җырлар белән тулы, беркемне дә битараф калдыра алмый торган концерт булачак, ди оештыручылар.

matbugat.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*