tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә миниатюр “Лалә-Тюльпан” мәчетен күрсәттеләр
Мәскәүдә миниатюр “Лалә-Тюльпан” мәчетен күрсәттеләр

Мәскәүдә миниатюр “Лалә-Тюльпан” мәчетен күрсәттеләр

“Миниатюрада Русия” күргәзмәсендә Башкортстанның уникаль архитектура-тарихи объекты — “Лалә-Тюльпан” мәчете тәкъдим ителде. Күргәзмә Царицыно паркында уза.

Бу — Русиядә архитектура модельләштерү тарихында иң масштаблы проект. Русиянең иң танылган 80 истәлекле урынының күчермәләре 1:50 масштабында башкарылган.
Миниатюр коллекция биш ел дәвамында төрле өлкәләрдәге 60 профессионалдан торган команда тарафыннан эшләнә. Барлык архитектура күчермәләре бик төгәл һәм югары дәрәҗәдә эшләнгән.

Уфа мәчетеннән тыш, Мәскәү Кремле, Калининградтагы кафедраль собор, Ырынбур тарих музее, Ахун тавындагы күзәтү манарасы (Сочи), Әхмәт Кадыйров исемендәге «Чечня йөрәге» мәчете (Грозный), геология, нефть һәм газ музее (Ханты-Мансийск) һәм башка бик күп сарай, соборлар һәм музейлар бар.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*