tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәҗит Гафуринең 140 еллыгы бәйрәм ителәчәк
Мәҗит Гафуринең 140 еллыгы бәйрәм ителәчәк

Мәҗит Гафуринең 140 еллыгы бәйрәм ителәчәк

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров быел халык шагыйре Мәҗит Гафуринең 140 еллыгын бәйрәм итү турында указга кул куйды.

Аңа ярашлы, чараларны әзерләү һәм үткәрү планын эшләячәк оештыру комитеты төзелә.

Совет башкорт һәм татар әдәбияты классигы исеме республикада Гафури районы, Уфада урамнар һәм парк атамалары белән мәңгеләштерелгән.

Аның исеме Башкорт дәүләт академия драма театрына бирелгән, театр алдында әдәбиятчы һәм драматургка һәйкәл куелган.

kiziltan.rbsmi.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*