tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли китапханәнең MOÑ театр мәйданчыгында беренче спектакль чыкты
Милли китапханәнең MOÑ театр мәйданчыгында беренче спектакль чыкты

Милли китапханәнең MOÑ театр мәйданчыгында беренче спектакль чыкты

Милли китапханәнең яңа бинасында урнашкан MOÑ театр мәйданчыгы үзенең беренче спектаклен күрсәтте. «Әлиф» командасы «Һава» пластик спектакленең ябык премьерасын тәкъдим итте.

«Һава» спектакленең режиссеры — Туфан Имаметдинов. Хореограф — Марсель Нуриев. Тамашачы алдында бию, ягъни, пластик хәрәкәтләр белән Айсылу Мирхафизхан чыга. Тамашачы артында — пульт янында шагыйрә Йолдыз Миңнуллина.

Һәр тамашачыга микрофоннар бирелгән, башкаручы Айсылу Мирхафизхан тамашачы сүзләрен пластик хәрәкәтләр белән тасвирлый. Йолдыз Миңнуллина әлеге сүзләрне экраннарга күчереп барды.

Тамаша 40 минут булды. Соңыннан тамашачы әлеге спектакль буенча фикер алышты. Координатор — MOÑ театр мәйданчыгына куратор итеп чакырылган Елена Ковальская.

«Кызымның бәләкәй чагыннан ук үзен сәнгатькә этеп кертүен күрдем. Бүгенге тамаша вакытында болар күз алдыннан үтте. Аның белән бер ритмда минем гәүдәм дә селкенә башлады кебек. Мин аны кызгандым да, сөендем дә, горурландым да», — диде Айсылу Мирхафизханның әнисе, Камал театры актрисасы Фәридә Сафина.

«Аның һәр хәрәкәте аша ни әйтергә теләгәне күренә. Мин аның актерлык осталыгы үскәнлеген күрдем. Ул барлык хисләрен хәрәкәтләре аша бирә белде. Әмма микрофоннан кызыма бер сүз дә әйтмәдем. Әйтергә мөмкинлеген белмәдем дә. Белсәм, бәлки, әйтер идем», — диде Фәридә Сафина.

«Биредә импровизация көчле. Ул кабатлануга да китерә. «Һава дигәч без бит инде Адәм белән Һаваны күздә тотабыз. Адәме юк иде, әмма мин бала табуны күрдем. Ике аяк сузылган, бала чыга кебек. Ягъни, мин Кабилның дөньяга килүе кебек иде. Финалы шул һәм мин бу картинага ышандым», — диде Рабит Батулла. Халык язучысы «Әлиф» командасын, бигрәк тә, Айсылу Мирхафизханны уңышлы эксперимент белән котлады.

Ябык премьерага билет сатылмаган иде. Спектакльгә билетлар сатылып ул тамашачыга тәкъдим ителәчәк. Залда тамашаны 50 кеше карый ала.

Рузилә Мөхәммәтова 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*