tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе федераль Сабан туенда көрәш буенча ачык чемпионат уздырырга тәкъдим итә
Милли Шура рәисе федераль Сабан туенда көрәш буенча ачык чемпионат уздырырга тәкъдим итә

Милли Шура рәисе федераль Сабан туенда көрәш буенча ачык чемпионат уздырырга тәкъдим итә

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев быел федераль сабан туенда көрәш буенча ачык Россия чемпионаты уздырырга тәкъдим итә. “Быел көчле көрәшчеләр читтә калмаска тиеш”, – диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Милли Шура рәисе фикеренчә, Федераль сабан туенда Россия чемпионаты уздыру мантыйкый яктан дөрес. “Былтыргы федераль сабан туенда көрәш ярышында чыккан шау-шу да мондый тәкъдимгә сәбәпче булды дияргә була”, – дип аңлатты ул.

  • Былтыр 7 июльдә Чабаксар шәһәрендә узган федераль Сабан туенда көрәш өчен төп бүләкне – Татарстан куйган автомобильне – жирәбә буенча уйнаттылар. Шулай итеп, бүләк абсолют батыр калган Муса Галләмовка түгел, ә жирәбәне тартып чыгарган Ринас Сатдаровка эләкте. Бу вакыйга көрәшчеләр һәм хөкемдарлар арасында бәхәс кузгатты. Көрәш ярышларына Татарстан көрәшчеләрен кертмәү дә ризасызлык тудырды.

Васил Шәйхразиев фикеренчә, Федераль Сабан туенда чемпионат ачык булырга тиеш: теләгән көрәшчеләр катнаша алсын, көчле көрәшчеләр читтә калмасын. Анда Россиянең иң көчле көрәшчеләре килергә тиеш, бу шуңа күрә Федераль Сабан туй һәм андагы көрәш ярышының дәрәҗәсе дә бер булырга тиеш. Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан, Монголиядән килгән көрәшчеләрне дә катнаштырырга кирәк”, – диде Шәйхразиев.

Спортның төп законы – көчле җиңәргә тиеш, диде Милли Шура рәисе.

  • Быел федераль Сабан туе Новосибирск шәһәрендә 9 июньдә үтәчәк.

Алсу Исмәгыйлева

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*