tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе Россиянең этнографик музее белән танышты
Милли шура рәисе Россиянең этнографик музее белән танышты

Милли шура рәисе Россиянең этнографик музее белән танышты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев өч көнлек визит белән Ленинград өлкәсенә килде. Бүген аны Төньяк шәһәрдә Татарстанның Санкт – Петербургтагы тулы вәкаләтле вәкиле Ренат Вәлиуллин, Татар милли-мәдәни мохтарият җитәкчесе Рәис Яркәев һәм башка милләттәшләребез каршы алды.

Васил Шәйхразиев эшлекле визитны Санкт-Петербург шәһәрендәге Россия этнографик музее белән танышудан башлый. Бу – Европадагы иң зур этнографик музейларның берсе. 1895 нче елда Николай II тарафыннан, Рус музееның бер бүлеге буларак, әтисе император Александр III истәлегенә оештырылган.

1934 нче елдан – Дәүләт этнографик музее. Биредәге бүлекләр арасында  Идел буе халыкларының, шул исәптән, татарларның да тормыш-көнкүреше кызыклы экспонатлар аша сурәтләнә. Татар халкының культурасы белән бәйле яңа экспозицияләр дә өстәлгән.

Милли Шура рәисе татар халкының тормыш-көнкүреше белән танышу мөмкинлеген тудыручы экспозицияләрне булдыруда зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт хатларын тапшырды.

Алар: Санкт-Петербургтагы татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Рәис Яркәев, Россия һәм Татарстан халыклары культурасы тарихы буенча иҗади проектлар авторы Алсу Рәхмәтуллина, Россия этнографик музее директоры Владимир Грусман, Россия этнографик музее директоры урынбасары Александр Мирин, музейның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Лидия Лойко, Идел буе һәм Урал буе халыклары этнографиясе бүлеге җитәкчесе Елена Кельчина.

Исегезгә төшерәбез: Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев 7 нче апрельдә Тосно шәһәрендә Төньяк-Көнчыгыш Федераль округындагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очраша. Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*