tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе: Татар зиратларын тәртипкә китерүдә җирле татар эшмәкәрләре ярдәм итәргә тиеш
Милли Шура рәисе: Татар зиратларын тәртипкә китерүдә җирле татар эшмәкәрләре ярдәм итәргә тиеш

Милли Шура рәисе: Татар зиратларын тәртипкә китерүдә җирле татар эшмәкәрләре ярдәм итәргә тиеш

Татар зиратларын, андагы күренекле кешеләрнең каберләрен тәртипкә китерүдә җирле татар эшмәкәрләре, хәлле кешеләр ярдәм итәргә тиеш. Бу хакта бүген Уфаның мөселман зиратына барып, биредә җирләнгән күренекле кешеләр каберләренә чәчәкләр салганнан соң, Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев белдерде. Искәртеп узабыз,  Милли шура рәисе бу көннәрендә Уфада эш сәфәрендә.

Уфаның мөселман зиратында Васил Шәйхразиев танылган мәгърифәтче, дин эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдин, күренекле татар җырчысы, Башкорт АССРының һәм Татарстанның халык артисты Фәридә Кудашева, композитор Бәхти Гайсин, башкорт шагыйре һәм драматургы Әнгам Атнабаев, атаклы башкорт шагыйре, язучысы һәм драматург Мостай Кәрим, Россиянең һәм Башкортстанның халык артисты Радик Гәрәев каберләренә чәчәкләр салды һәм биредә аларның рухларына дога кылынды.

Ризаэтдин Фәхретдиннең рухына дога кылганнан һәм чәчәкләр салганнан соң, Васил Шәйхразиев күренекле татар кешеләре җирләнгән каберләрне тәртиптә тоту, яңарту кирәклеген әйтте. Аның сүзләренчә, һәр җирлектә бу эштә ярдәм итә алырдай кешеләр, татар эшмәкәрләре бар. Аларга юнәлеш бирергә, бу эшнең кирәклеген аңлатырга гына кирәк. Ак байларның күпчелеге бу гаять мөһим эшкә өлеш кертүдән баш тартмаячак, аларның күпчелеге болай да хәйрия эшләрендә теләп катнаша, дип белдерде Васил Шәйхразиев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*