tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли тәрбия – Сабантуй аша
Милли тәрбия – Сабантуй аша

Милли тәрбия – Сабантуй аша

Халык милләт буламыни,
Булмаса тәрбиясе.
Тәрбиягә җан өрүче
Синдер ул — тәрбияче

Әлеге сүзләрне Удмуртиянең Ижау шәһәренең Бриллиант Абдрахманова җитәк­че­ле­гендәге 107нче санлы балалар бакчасы тәрбиячеләре, хезмәткәрләренә багышлыйсым килә. Алар ел саен, бала-чаганың, олысы-кечесенең күңелен күтәреп, матур итеп үткәрәләр милли бәйрәмебез Сабантуйны. Гомумән, һәрбер милли чара бала хәтерендә истә калырлык булып, югары дәрәҗәдә уза биредә.

Сабантуй булгач, милли уеннарсыз, күңел ачуларсыз буламыни ул?! Алып баручылар уеннар башлануын игълан итүгә үк шуны гына көткәндәй, бала-чага мәйдан уртасына ашкынды. Кемдер тизрәк йомырка салынган кашыкны авызына кабып йөгерергә, кайсыдыр аркан тартышырга, чүлмәк ватарга алынды. Кыскасы, барысы да уйнап, аннан алган бүләккә шатланды, кайберләре җиңелгәнгә ихлас күңелдән күз яшьләре белән елады…

Бәйрәмдә әти-әниләр, әби-бабайлар, “Рәйхан”, “Бәхет” ан­самбльләре дә балалар белән бергә күңел ачтылар, җырладылар, биеделәр. Татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миңнемуллин бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт белдерде һәм: “Бу Сабантуй халык өчен, балалар өчен кирәк. Монда балаларга үрнәк бирелә. Балаларга үзләренең тамырларын белү өчен кирәк”, — диде һәм бәйрәмнең алдагы елларда да дәвамлы булуын теләде. “Рәйхан”, “Бәхет” ансамбльләре әгъзалары да бәйрәмнең матур оештырылуына сокланып: “Балалар тәрбиясе, милли аңны, милли тәрбияне үстерер өчен моннан да матур чара була алмый”, — диделәр. 107нче санлы балалар бакчасы җитәкчесе Сабантуйга бүләкләр белән булышкан өчен Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенә, Татар иҗтимагый үзәгенә, “Центральный” стоматология салоны җитәкчесе Равил Шәрифуллинга, депутатларга, әти-әниләргә зур рәхмәт белдерде.

Әйе, балалар Сабан туеның әһәмиятен без әле ун, егерме, утыз ел узгач аңларбыз. Алар балигъ булгач, тормышта үз урыннарын тапканнан соң, ул Сабантуйны сагынып сөйләячәк, балаларын, оныкларын да шушы рухта тәрбияләячәк. Ә безнең алда шундый матур башлангычны тагын да күтәрү, җәелдерү бурычы тора. Милләтебезнең киләчәге балалардан тора, ә аларның нинди булып үсүе — бездән.

Рәфилә Рәсүлева, 
yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*