tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минтимер Шәймиев язучы Әмирхан Еникинең иҗади мирасын танытырга кирәклеген әйтте
Минтимер Шәймиев язучы Әмирхан Еникинең иҗади мирасын танытырга кирәклеген әйтте

Минтимер Шәймиев язучы Әмирхан Еникинең иҗади мирасын танытырга кирәклеген әйтте

Бүген Казан шәһәрендә татар язучысы Әмирхан Еники истәлегенә истәлек тактасы ачтылар. Бу тантанада Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова, язучылар, артистлар катнашты. Минтимер Шәймиев язучының иҗади мирасын таныту эше дәвам итәчәген белдерде.

Чехов урамындагы 53нче йортта Әмирхан Еники гомеренең соңгы көннәренә кадәр — 1994-2000 елларда яшәгән. «Без үзебезне үзебез кайгыртмасак, кем кайгыртыр? Милләтебезнең данлыклы шәхесләрен зурларга кирәк. Әмирхан Еникигә дә күптән мемориаль такта ачу таләп ителә иде. Балалар аны күреп, әти-әниләреннән: „Кем бу?“ — дип сорасын, горурлансын», — дип сөйләде Дәүләт киңәшчесе.

Минтимер Шәймиев Әмирхан Еники әсәрләрен төрле телләргә тәрҗемә итеп бастыру буенча байтак кына эшләр башкарылуын әйтте.

«Алга таба да язучының иҗади мирасын һәм шәхесен таныту юнәлешендә эшләргә тиешбез. Безнең чор балалары Әмирхан Еники әсәрләрен укып үсте. Аның хикәяләре кайчагында зур повестьләрне дә алмаштыра. „Кем җырлады?“ әсәрен генә искә төшерик. Әмирхан аганың әсәрләре күңелләрне тетрәндерә торган. Безгә бу әдәби мирасны сакларга кирәк», — диде Минтимер Шәймиев.

Истәлек тактасын ачу тантанасында Әмирхан Еникиның кызы — Флүрә ханым ике көннән — 16 февральдә язучының вафатына 20 ел тулачагын искәртте.

Тантанада КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәреннән татар, рус, инглиз һәм төрек телләрендә өзекләр укыды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*