tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Монреаль татарлары куйган “Беренче театр” спектаклен интернетта карап була

Монреаль татарлары куйган “Беренче театр” спектаклен интернетта карап була

Монреаль татарлары сәхнәләштергән “Беренче театр” спектаклен хәзер интернет челтәрендә дә карап була. Бу хакта Канадада яшәүче милләттәшләребезнең социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә.

Спектакльдә барлыгы 13 кеше катнашкан. Режиссеры – Алимә Сәләхетдинова. Премьера 8 апрель көнне булган иде. Хәзер исә спектакльнең видео варианты да тәкъдим ителә.

Канадада Монреаль татарлары Галиәсгар Камал әсәре буенча куйган “Беренче театр” спектаклен караганда, тамашачылар елаган, дип хәбәриткән идек.

Бу хакта тулырак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*