tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслимдә язучы Роза Хәбибуллинаның иҗат кичәсе узды
Мөслимдә язучы Роза Хәбибуллинаның иҗат кичәсе узды

Мөслимдә язучы Роза Хәбибуллинаның иҗат кичәсе узды

14 ноябрь көнне Мөслим районы мәдәният йортында язучы, РСФСРның мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе Роза Хәбибуллинаның 85 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе узды. Чараны җирле “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльвира Гәрәева оештырды.

Район башлыгы Рамил Муллин, юбилярны тәбрикләп, ихлас теләкләрен җиткерде һәм котлау адресын тапшырды. Бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелгән әдипләр, хезмәттәшләре, күпсанлы укучылары һәм туганнары Роза Хәбибуллина белән бәйле хатирәләрен яңарттылар, чәчәк бәйләмнәренә төреп, җылы теләкләрен җиткерделәр.

Архивлардан алынган мәгълүматларга таянып, Роза ханым Мөслим авылына нигез салган Мөслим картның оныклары икәнен раслады. Кукмарадан килгән кунак Ләбүдә Басыйрова Мәскәү архивыннан юбиярга 11 нче буын бабасын табып алып кайткан. Һәм шушы эшчәнлек дәвамында ике чит җирдә яшәүче нәселнең чыгышы бер булуы ачыкланган.

Эльвира Гәрәева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*