tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мунчалидә – авыл бәйрәме
Мунчалидә – авыл бәйрәме

Мунчалидә – авыл бәйрәме

Чүпрәле районы Мунчали авылы кичә, 1 август көнне,  тагын бер кат гөрләп алды. Җомга намазыннан соң бик күп кунаклар катнашында өченче “Мунчали укулары” узса, аннан соң корбан ашыннан авыз итсәләр, кичен җырчылар, биючеләр катнашында “Авыл бәйрәмен оештырдылар. Ул быел җиденче тапкыр уздырылды. Аның төп оештыручысы – шушы авыл егете – Илмир Измайлов. Кичке бәйрәмне Чувашиянең Урмай авылыннан килгән данлыклы “Мишәр” эстрада-фольклор ансамбле башлап җибәрде.IMG_6402

Күңелле җырлары, фольклор күренешләре белән мәйданга җыелган халыкның алкышларын кабул иттеләр. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Татарстанның һәм Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре – Фәрит Гыйбатдинов үзе дә яшьләр белән бер сәхнәдә биеде. Якташлары ИлСафның чыгышын да бик яратып кабул итте Мунчали халкы.IMG_6384

Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов та авыл халкын котлады, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт хатларын тапшырды. Аннан соң эстафетаны Нияз Җәләлов һәм Фирдүс Тимаев дәвам итте. Мунчали авылы бәйрәменә тирә күрше авыллардан да, ерактагы шәһәрләрдән дә авылдашлар, туганнары җыелган иде. Җырлар биеп, фейрверк атып бәйрәм төнге 1 дә тәмамланды.

Бүген Мунчалига җыелган авылдашлар бергәләп зыяратка барып дога кылып, каберләрне чистартып та кайттылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*