tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Нәүрүз» театраль-белем бирү фестиваль-форумы быел онлайн-форматта үтә
«Нәүрүз» театраль-белем бирү фестиваль-форумы быел онлайн-форматта үтә

«Нәүрүз» театраль-белем бирү фестиваль-форумы быел онлайн-форматта үтә

«Нәүрүз» Халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы быел онлайн-форматта үтәчәк. Бу хакта Камал театрының матбугат үзәге хәбәр итә.

Форум кысаларында онлайн-конференцияләр режимындагы лекцияләр, семинарлар, лабораторияләр үтәчәк. «Нәүрүз» 8-17 июнь көннәрендә уздырыла.

Дәресләр сигез юнәлешне үз эченә ала – театр педагогикасы; актерлык осталыгы; режиссерлык сәнгате; курчак театрында режиссерлык һәм актерлык сәнгате; менеджмент, PR-технологияләр һәм театр сәнгате өлкәсендәге закончалыклар; сценография; театраль тәнкыйть һәм әдәби бүлек эшчәнлеге; театрның иҗади-кую бүлегенең эшчәнлеге.

Фестиваль-форумның педагоглары – Германия, Колумбия, Польша һәм Россиядән әйдәп баручы белгечләр, театр сәнгате һәм менеджмент өлкәсендәге күренекле шәхесләр.

Форумны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге җитәкчелегендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры оештыра.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*