tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург өлкәсендә “Татар кызчыгы-2019” бәйгесе башланды
Оренбург өлкәсендә “Татар кызчыгы-2019” бәйгесе башланды

Оренбург өлкәсендә “Татар кызчыгы-2019” бәйгесе башланды

Ел дәвамында өлкәнең һәр районында сайлау турлары узды һәм финалга чыккан 10 кызчык шәһәргә чакырылды. Алар бер-берсе белән танышты, шулай ук оештыручыларны да үзләре белән таныштырдылар. Татарча итеп токмач җәеп ,кисеп курсәттеләр, кыстыбый пешерү ысулларын өйрәнделәр.

Оренбург шәһәренең тарихын тыңлап,татар язучылары белән танышып, аларның әсәрләрен укып күрсәттеләр. Хореограф апалары белән милли бию көйләренә дә биергә өйрәнделәр. Оештыручылар кызларга бүләккә Г.Тукай әсәрләре тупланган китаплар һәм ак алъяпкыч тапшырдылар.

Бәләкәч кызчыклар барсы да искиткеч чибәрләр,акыллылар,унганнар,сәләтлеләр.
Хәзер аларга өйгә биремнәр бирелде. Катнашучылар финалга әзерләнергә кайтып киттеләр.

3нче декабрь конне М.Фәйзи исемендәге театрда “Татар кызчыгы-2019” бәйгесенең финалы узачак. Катнашучыларга уңышлар телибез. Оренбург өлкәсенең һәр районындагы “Ак Калфак” җитәкчеләренә, үзебезнең өлкә “Татар Кызы” конкурсы кызларына балалар белән зур эш алып барганнары өчен олы хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне җиткерәбез.

Альбина Әпсәләмова

Оренбург

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*