tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Печән базары -2020”: икенче көн
“Печән базары -2020”: икенче көн

“Печән базары -2020”: икенче көн

Кабан күленең яңартылган яры буенда татар дизайны һәм шәһәр мәдәниятен берләштергән зур чара — «Печән базары» фестивале уза. Икенче көн инде башкалабыз үзәгендә милли мохит хакимлек итә. Дизайн-маркет, балалар мәйданчыгы, лекторий, иммерсив театр, биюләр, экскурсияләр, фотозона, татар чәе өстәле, татар күлмәкләре, квест, кино, заманча музыка концерты – казанлылар һәм кунакларга быел аеруча бай һәм кызыклы программа әзерләнде. “Милли җыен”га Россиянең 68 төбәгеннән һәм Татарстаннан җыелган делегатлар да бүген “Печән базары” фестивалендә катнаша алды.

«Печән базары» фестивале беренче тапкыр 2013 елның апрелендә, Габдулла Тукай вафатының 100 еллыгына багышлап үткәрелде. Ул чараның төп максаты — XX гасыр башы чорының мохитен торгызу, Тукай яшәгән һәм иҗат иткән чорны искә алып, аңа әйләнеп кайту иде. Ул елны Нурулла мәчете янында ярминкә оештырылды. Бу урын юкка гына сайланмады — элеккеге Печән базары сәүдә ноктасы гына түгел, ә Казан татарларын берләштерүче урын да булган. Алар биредә очрашып, хәл белешкәннәр, яңалыкларын сөйләгәннәр. Печән базары ул чордагы Казан татарларының мәдәни һәм иҗтимагый үзәге булып торган. Бүгенге Нурулла мәчете исә ул елларда «Печән базары мәчете» дип аталган. Шушы чорның мөхитен төгәлрәк кабатлау өчен 2013 елдагы ярминкәдә махсус дресс-код булдырылган иде — барлык катнашучылар XX гасыр башына хас булган милли киемнән килергә тиеш булган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*