tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пензада татар кичәсе күңелле узды
Пензада татар кичәсе күңелле узды

Пензада татар кичәсе күңелле узды

“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы һәм өлкә татар милли-мәдәни мөхтәрияте Ватанны саклаучылар көненә туры китереп “Татар тыну кичәсе” уздырдылар.

Кичәнең программасында тәбрикләү сүзләреннән тыш төрле уеннар, кызыклы викториналар, җыр һәм биюләр булды.

“Ватанны саклаучылыр көне якынлашкач, яраткан ир-атларыбыз бәйрәменә багышлап кичә уздырырга булдык, -ди «Ак калфак» оешмасының рәисе Эльмира ханым Васильева . – Чараны әзерләү өчен Фирдәүс Тумеркина җаваплы итеп билгеләнде. Кичәне Гөлназ Абдуллина алып барды, Гүзәл Сафарова исә үзенең моңлы җырлары белән бизәп торды.”

Ял кичәсенә килгәннәрнең фикеренчә аларга бик ошаган һәм шундый очрашу көннәрен ешырак уздыруларын сорадылар.

Кадыйр Акъегет, Пенза

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*