tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пензада студентларның “мәдәниятләр диалогы” форумы үтте
Пензада студентларның “мәдәниятләр диалогы” форумы үтте

Пензада студентларның “мәдәниятләр диалогы” форумы үтте

2014 елның 15 маеында Пензаның укытучылар әзерли торган университетында “Диалог культур” исемле 3 нче Халыкара студентлар форумы булып үтте. Ул “Бөтендөнья мәдәниятләренең күптөрлелек көне” каршында якташыбыз М.Ю. Лермонтовның тууына 200 ел тулу уңаеннан уздырылды.

Бу уку йортында күп милләт вәкилләре укып белем алалар. Анда Пенза өлкәсендә борыннан-борын яшәүче руслар, татарлар, мордвалар, чуашлардан тыш, шулай ук немецлар, төрекләр, төркмәннәр, китайлылар, вьетнамлылар, әзербәйҗаннар, үзбәкләр, таҗиклар һ.б. милләт вәкилләре дә укый. Форум ике өлештән торды: беренчесе сәгать 11 дә университет бинасында, концертлар залында, тантаналы рәвештә ачылды.

Сәхнәгә, фанфаралар озатуында, милли киемнәрдә үз илләренең әләмнәрен күтәреп 38 илдән килгән студентлар менде. Анда чыгыш ясадылар. Университет ректоры А.Д.Гуляков, шәһәр меры Ю.П. Алпатов, Африка илләреннән килгән вәкилләр исеменнән РФдагы Бенин Республикасының тулы хокуклы вәкиле Габриэль Анисет Кочофа чыкты. Ул үз чыгышында шулай диде: “Россиянең бай мәдәнияте Африка континентына кирәк”. “Без сезгә зур өметләр белән килдек. Мәгърифәттә сез безгә нәрсә, ә без сезгә нәрсәләр тәгъдим итә алырбыз, шулар турында сөйләшербез”, диде РФгы Бурундия республикасының тулы хокуклы вәкиле Ельзе Нтамагиро.

Шуннан соң, студентлар һәм кунаклар мәйданчыкларны (площадки форума) карарга таралдылар: “Дом национальной литературы”, “Дом национальной кухни”, “Дом народного творчества”, “Дом национальной музыки”, “Дом национального танца”, “Дом национального костюма”, “Дом дружеской беседы”. Милли әдәбиятлар йортында М.Ю.Лермонтов исемендәге библиотекадан китерелгән китаплар күргәзмәсе эшләде. Анда башка милли китаплар арасында, татар авторларының китапларын да күрдек. Аннары без юнәлдек “Милли җырлар йортына”.

Форумда катнашучы студентлар үз телләрендә җырлар башкардылар. Әлбәттә алар арасында татар җырын башкаручы да бар иде. Ул Пензада туып үскән, 4 нче курс студенткасы Динара Хисамова иде. Динара “Күбәләк” исемле татар халык җырын башкарды. Мәдәниятләр диалогында катнашучыларга тел киртә булмады. Монда бию һәм милли уеннарга “табынучылар” җыелганга студентлар арасында үзара дуслык хөкем сөрде.

Университет бинасы янындагы мәйданда милли кухнялар урнаштырганнар. Бу форумның иң яратып көтеп алган өлеше, чөнки анда күргәзмәгә куелган азык-төлекне һәр теләгән кеше сарыф итә ала. Анда 12 милли кухня, шулар арасында Пенза өлкәсе халыкларының (урыс, татар, мордва, чуаш) кухнялары урын алган иде. Мордваларның тәмле окрошкалары ашадык. Татар кухнясын Урта Әләзәннән килгән студенткалар: Гурдина Марьям(2 курс), Бикмаева Әлфия(1 курс), Гурдина Вәсилә (1 курс) әзерләгәннәр. Аларның өстәлендә күпчелеге камырдан пешерелгән азыклар иде. Бәлеш, катлама һ.б.

Вьетнамлыларның “Ням”, гарәпләрнең “Мәглюба” ашамлыкларын бик яратып татыдылар. Бу чара, “дегустация, дип әйтик” сәгать бердә башланырга тиеш иде, әмма күпчелек милли кухнялар бу вакытны көтә алмадылар- талчыгырга өлгергән студентларны җәлләп, алар, сораганнарны, тәмле-тәмле ризыклар белән, алдан ук сыйлый башладылар.

Сәгать дүрттә Пензаның Филармониясе бинасыңда форумның икенче бүлеге башланды. Аны ачырга Пенза өлкәсе мордва милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе В.Я. Прошкинга бирелде. Ул Пенза өлкәсендә төркәлгән барлык милли оешмалар исеменнән чараны оештыручыларга рәхмәт сүзе әйтте һәм барлык катнашучыларга уңышлар теләде. Форумны ябу вакытында да милләт ара мөнәсәбәтләр буенча яңадан чыгышлар булды. Алар арасында, Россиядәге чит илләр студентлары ассоцияциясе рәисе Габриэль Анисет Кочофа кабат сәхнәгә чыгып оештыручыларга рәхмәт сүзләрен әйтте.

Педагогия университеты ректоры А. Гуляков: “бүгенге мәдәниятләр диалогына багышланган чара нәкъ шуның өчен үткәрелә – без бер-беребезне якын һәм тирәнрәк танып аңлау өчен, дип уйлыйм.”-диде ул.
Концертны күпләргә таныш булган Пензаның ВИА “Миряне” башлап җибәрде.

пенза2Биредә кечкенә группалардан башка шулай ук күрше регионнардан һәм республикалардан чакырылган гаять зур җыр һәм бию ансамбльләре чыгыш ясады. Мәсәлән, “Миряне” артыннан ук Татарстанның Алабуга шәһәренең мәдәниятләр һәм сәнгать институтыннан, зур төркемнән торган, “Алабуга таңнары” исемле хореографик сәнгать коллективы, сәхнәгә чыкты. Ул төркем “Йолдызлыклар” исемле яшьләр Республика фестивалендә Гран при яулаган. Тагын шундый коллективлардан Мордовиядән, Чувашиядән, күрше Тамбов өлкәсеннән килгән сәнгать төркемнәре милли биюләр һәм җырлар белән чыгыш ясадылар. Дуслыкка һәм бер-береңне аңлауга юнәлтелгән студентлар чарасы уңышлы үтте.
Кадир Мусинович Акжигитов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*