tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермь “Татар мәдәнияте көннәре” уздырды
Пермь “Татар мәдәнияте көннәре” уздырды

Пермь “Татар мәдәнияте көннәре” уздырды

29-30 сентябрьдә “Губерния” халык иҗат йортында Пермьдә “Татар мәдәнияте көннәре” фестивале үтте. Фестивальдә түбәтәй тегү, тамбурлы (каюлап) чигү, сәйлән брошьларын ясау мастер-класслары оештырылды.

“Акыллы көрәш” уенында яше-карты үз зирәклеген, тапкырлыгын сынады, онытылганын исенә төшерде, белемен яңартты.

Пермь шәһәренең күрке “Гүзәл Чулман”ның чыгышы бию белән генә чикләнеп калмады, тамашачы, гүзәл кызлар һәм дәртле егетләр артыннан кабатлап, бию хәрәкәтләрен өйрәнде.

Фестиваль программасын Казаннан махсус кунак Рамиль Закиров тәмамлады.

– Руслар арасында яшәп тә , әле (ярый) руслашып бетмәгән татар халкы өчен мондый фестиваль бик әһәмиятле. Нигә дисәң, менә шушындый бәйрәмнәр бездә үз тарихыбыз, милли сәнгатебез, гореф-гадәтләребез белән кызыксыну уятыр дип ышанып каласы килә. Халкыбызның мирасын саклап калу, баету, аны киләчәк буынга тапшыру үз кулыбызда, – дип яза Элла Аитова.

Оештыручылар – талантлы, милли рухлы татар яшьләре  Пермьнең ” Чәк-чәк” татар яшьләре оешмасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*