tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Петербург татарлары Васил Шәйхразиевны көтә
Петербург татарлары Васил Шәйхразиевны көтә

Петербург татарлары Васил Шәйхразиевны көтә

26 февраль көнне,  төньяк башкалага Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары,  Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның килүе көтелә.

Шәһәр белән танышу Санкт – Петербургның нәкъ үзәгендә, Зверинск урамы белән Кронверкск проспекты кисешкән урынның бизәге булып торган бөек әдибебез Габдулла Тукай һәм герой-шагыйрь  Муса Җәлил һәйкәлләренә чәчәк салу белән башланачак.

Аннан соң Татарстан Республикасының Санкт – Петербург  һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге белән танышу булачак.  Биредә ул Каюм Насыйри исемендәге мәгариф – мәдәни үзәге институты эше белән танышачак. Үзәктә һәр атнаны татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен дәресләр үтә. Агымдагы елның 6 февралендә институтка ике ел тулды. Дәресләрне Альбина Фахразиева алып бара. Биредә үк  скульптор Венера Абдуллина күргәзмәсе эшли.

Алга таба Васил Габделгаяз улын Ленинград өлкәсенең Дуслык йорты белән танышу көтә. Анда ул илнең төньяк – көнбатыш регионында урнашкан татар иҗтимагый оешмалары, Санкт – Петербург  шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге  хакимиятләр вәкилләре белән очрашачак.

Шулай ук, эшлекле сәфәр кысаларында Милли шура рәисенең Санкт-Петербург шәһәренең Милләтләр йорты белән танышуы да каралган.

Сәфәр кысаларында Милли шура рәисе Татар милли-мәдәни мохиарият активистлары һәм Санкт-Петербургның мигрцион сәясәтен тормышка ашыру һәм милләтара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе О.И.Махно, Ленинград өлкәсенең эчке эшләр сәясәте буенча вице-губернатор С.Н.Перминов белән белән очрашулар көтә.

Сәяхәт барышында Г.Р.Державин һәм Россия Этнография музейлары белән танышу да каралган.

Зәрия ХӘСӘНОВА, Санкт-Петербург

Фото: spb-guide.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*