tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Популяр автор Зифа Кадыйровага-55 яшь
Популяр автор Зифа Кадыйровага-55 яшь

Популяр автор Зифа Кадыйровага-55 яшь

Унсигезенче октябрьдә Чаллы шәһәре Дәүләт драма театры бинасында Зифа Кадыйрованың 55 яшь тулу уңаеннан иҗат кичәсе узачак. Кичәдә танылган язучылар, шагыйрьләр, җырчылар һәм бию коллективлары чыгыш ясаячак.

Зифа Әбделвәли кызы Кадыйрова 1958нче елның 7нче октябренда Башкортстанның Учалы районы Ахун авылында туа. 1978нче елда Чаллы шәһәренә төзелешкә килә. Бүгенге көндә дә төзелештә эшли һәм иҗат белән шөгылләнә.

Зифа ханым Кадыйрова иҗатка күптән түгел килеп кергән шәхес. Шуңа да карамастан  “Сагынырсын – мин булмам”, “Язмыш сынавы”, “Көтеп узган гомер”, “Бәхеткә юл кайдан” исемле  романнары аша киң катлам укучыларны үз иҗатына җәлеп итәргә өлгерде.

Гөлүсә Низаметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*